Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтариятенә яңа рәис сайланды


Равил Шәрифуллин
Равил Шәрифуллин

Милли-мәдәни мохтариятнең чираттан тыш җыены узды. Хәзер мохтариятне яңа рәис итеп сайланган Равил Шәрифуллин җитәкләячәк.


Узган елның июнь азагында гына милли-мәдәни мохтариятнең рәисе итеп Нәзирә Касимованы сайлаганнар иде. Элеккеге рәис Ирек Шәриповның Казанга күчеп китүе сәбәпле, чираттан тыш җыенда сайлау үткәрергә туры килде.

Нәзирә ханым милли хәрәкәттә яңа кеше түгел иде. Ул оешма әгъзасы булмаса да, татарлар тормышындагы вакыйгаларда актив катнашып, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Шуңа да кыска гына вакыт эчендә ул күп кенә зур-зур чараларны оештырды, инде сакал үстерергә өлгергән берничә проблемны да уңышлы чиште.

Нәзирә Касимова чыгыш ясый
Нәзирә Касимова чыгыш ясый
Ижау шәһәре татар теле укытучыларының метод берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Садыйкова Нәзирә Касимова белән беренче тапкыр август киңәшмәсендә очрашып, татар теле укытучыларының проблемнарын тыңлап, аларны чишәргә ышандыруын искә алды. “Нәзирә ханым төрле идарәчелекләр, министрлыклар белән элемтәгә кереп, Ижауда татар теле укытыла башлауның егерме еллыгын зурлап уздыруга бар көчен куйды. Ул җыен егерме ел дәвамында алып барылган эшкә нәтиҗә ясау гына булмады, киләчәккә бурычлар да куелды”, дип сөйләде ул.

Рәсимә Садыйкова
Рәсимә Садыйкова
Шул ук вакытта укытучылар ярдәмгә дә мохтаҗ. Казан тәэмин иткән электрон дәреслекләр, башка методик материалларны укытучылар дәресләрдә куллана алмый. Татар теле бүлмәләрендә техник чаралар юк. Интернет кермәгән, интерактив такталар юк. Балаларны бу сыйныфларга җәлеп итү өчен иң беренче чиратта заман таләпләренә туры килгән татар теле бүлмәләре булдырырга кирәклегенә басым ясады укытучы.

Татар сыйныфларында укучыларның укуда, фәнни тикшеренүләрдә уңышларын, олимпиадаларда җиңү яулауларын искә алды. Шундый укучылар һәм нәтиҗәле эшләүче укытучыларга бүләк итеп милли оешмаларны каникул вакытында Болгарга сәяхәт оештыруларын сорады.

Илмир Касимов
Илмир Касимов
Рәсимә ханым агымдагы ел тарих елы булуын исәпкә алып, республикада милли хәрәкәт тарихына багышланган конференция оештыруны күздә тотуларын җиткерде.

Телебезне саклап калуда милли оешмаларның роле бик зур. “Шулай ук радио һәм телетапшырулар, милли басма – болар да милләттәшләребезне берләштерүче бик зур көч. Әмма ассимиляция безне әкренләп йота”, диде Балезино районы Кистем авылы мәчете имам хатыйбы Илмир Касимов.

Фәридә Аникина чыгыш ясый
Фәридә Аникина чыгыш ясый
Моңа каршы милли оешмалар халкыбызның үзаңын күтәрү буенча эшен тагын да активлаштырырга тиеш. Халкыбызны берләштерүче көч – ул милли һәм дини тәрбия. “Алар бергә үрелеп алып барылган очракта нәтиҗәләр дә югары булачак”, дип басым ясады Илмир хәзрәт.

“Милли тәрбияне дини эштән аерып та булмый. Аеруча авылларда. Без милли тәрбия бирүдә дә, дини белем өйрәтүдә дә бер үк халык белән эшлибез. Бу юнәлештә агымдагы елның Русия тарихы елы дип игълан ителүе дә милли хәрәкәт тарихын барлау өчен уңай шарт”, диде Илмир Касимов.

Можгаларның да төп эш юнәлеше – балалар. Аларның милли хәрәкәткә күбрәк халыкны җәлеп итәргә ниятләре. Фәридә ханым Аникина җирле милли-мәдәни мохтариятнең ун еллык эшчәнлеген фотосурәтләр белән дәлилләп сөйләде. Үткән елда татар сыйныфына балалар җыелмаган. Быел бу эшне активлаштырырга ниятләре.

Гөлфия Исхакова
Гөлфия Исхакова
Воткинскийда мохтарият үткән елда барлыкка килгән. “Ул шәһәр татарларын берләштерде. Без хәзер бер план нигезендә эшлибез”, диде Гөлфия Исхакова.

Үткән елда мәдәният тармагында да бик күп чаралар оештырылган. Лариса Гайнетдинова җитәкләгән “Асылъяр” ансамбле генә берничә бәйгедә катнашып җиңү яулаган. Бу һәм башка коллективларның милләттәшләребезнең мәдәнияткә ихтыяҗларын канәгатьләндерү юнәлешендә эшчәнлеге югары бәяләнде. Шул ук вакытта коллективларны һәм милли төркемнәрне милли киемнәр белән тәэмин итү көн кадагында тора.

Әлеге җыен үткән елда башкарылган эшләргә хисап кына булмады. Бер ел да узмады, милли мохтарияттә тагын чираттан тыш вазгыять – Нәзирә ханым гаиләсендәге үзгәрешләр сәбәпле, башка рәис сайларга тәкъдим итте.

Наилә Собина
Наилә Собина
Ике кандидатура тәкъдим ителде. Беренчесе – республиканың мәдәният һәм матбугат министры урынбасары Наилә Собина. Ул рәислектән баш тартты, әмма милли оешмаларга һәрдаим ярдәм итәргә ышандырды.

Икенче кандидатура – Ижау шәһәренең “Үзәк” теш шифаханәсе җитәкчесе Равил Шәрифуллин. Җыенда Равил әфәндене милли-мәдәни мохтарият рәисе итеп бертавыштан сайладылар.

Равил Шәрифуллин – милли тормышта актив катнашучы. Ә милли оешма җитәкчесе буларак – яңа кеше. “Ярдәмчеләр булса, эш алга китәр”, диде ул.

“Таяныр кешеләр янында күп булса – эшләре нәтиҗәле барыр, үзе кебек химаячеләр дә табылыр”, диде Нәзирә Касимова. Нәзирә ханым рәислектән китсә дә, киләчәктә дә милли эштән читләшмәячәк, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә ышандырды.
XS
SM
MD
LG