Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русияне ракета калканы турында җанлырак сөйләшүгә чакыра


АКШ дәүләт секретаре ярдәмчесе Роуз Готтемюллер АКШның Европада ракета калканы урнаштыру ниятенә бәйле барлык каршылыкларны Мәскәү белән Вашингтон бергәләп чишәргә тиеш дип белдерде.

Готемюллер бүген Мәскәүдә чыгыш ясап тагын бер мәртәбә АКШның бу ниятләре Русия атом коралларына каршы юнәлтелмәгән дип ышандырды. Аның әйтүенчә, барлык каршылыкларны җайлау өчен ике илнең белгечләренә проектның барлык яклары турында җанлырак рәвештә сөйләшүләр үткәрергә кирәк.

Бу атнада Сеулда АКШ президенты Барак Обама Русия президенты Дмитрий Медведев белән сөйләшкәндә микрофон аша башкаларның ишетүен белмичә, икенче мәртәбә президент булып сайланса ракета калканы мәсьәләсендә сыгылмалырак булырга вәгъдә иткән иде. Республикан фирка вәкилләре Обаманы АКШ иминлеге мәсьәләсендә яшерен планнар коруда гаепләр кискен тәнкыйть утына тотты.
XS
SM
MD
LG