Accessibility links

Театрларыбызның иҗаттан туктавы борчый


“Шәүрәкәй” спектакленнән күренеш, Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театры
“Шәүрәкәй” спектакленнән күренеш, Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театры

Театрларыбызның хәле, аерым алганда, профессиональлекнең һәм тәнкыйть-аналитиканың бөтенләй булмавы хафага сала. Соңгысы хәтта дошманлык дип кабул ителә. Профессиональлекне мин югары белем һәм тәҗрибә генә түгел, ә бәлки режиссерлар, артистлар һәм рәссамнарның иҗат үсеше, дөньяга үз карашлары булуы дип аңлыйм. 80 ел элек куелган спектакльләрне бүгенге заманча куелганнары белән чагыштырганда аерма бөтенләй сизелми.

Ә бит шушы зур вакыт эчендә күпме үзгәрешләр булды, техника-технология үзгәрде һәм яңа авторлар һәм коллективлар эшләсә дә, драматургиягә, режиссурага, актер уенына, сценографиягә, сәхнә киемнәренә мөнәсәбәт натурализм дәрәҗәсендә калды, ә натурализм ул – сәнгать түгел.

Илне тетрәндергән никадәр вакыйга булды: гражданнар сугышы, коллективлаштыру, большевиклар терроры, Икенче дөнья сугышы, галәмгә очу, Чернобыль казасы, компьютер, үзгәртеп кору чоры, Әфган, Чечня сугышлары, капитализмга күчү, табигать һәм техноген фаҗигаләр... Ләкин театрларыбыз боларның берсенә дә реакция бирмәде, үз максатларын онытып, һаман да булса йөз ел элек үлгән “мәет-тамашачылар” өчен уйнауларын дәвам итәләр.

Заманадан калышмыйча, әле ярты адым алдарак та бара ала торган чын милли башкорт театры булдырыр өчен, безгә иң беренче чиратта безнең менталитетка туры килми торган Станиславский тәгълиматыннан баш тартырга кирәк. Станиславский системасы ачык, хисле холыклылар өчен, ә башкортлар хисләрен тышка чыгармый, эчендә тота торган халык.

Театр сәнгатендә борынгыдан ук рольгә керү өчен ике ысул бар дип санала:
  1. Эчтән – тышка, бу – кичереш театры дип атала.
  2. Тыштан – эчкә, бу – күзаллау театры дип атала.
Беренче очракта артист образга керә, башкача әйтсәк, Мөхтәрев дигән артист Мөхтәрев булудан туктап, Туктаров дигән персонажга әйләнә. Моның өчен артист персонажның сәхнәгә чыкканчыга кадәр ничек яшәгәнен күз алдына китерергә, спектакльдән соң да аның тормышы белән яшәүне дәвам итәргә тиеш. Шул вакытта гына персонажның бөтен хис-хәрәкәтләре үзеннән-үзе табигый килеп чыгачак дип санала.

Станиславский фикеренчә, образга керү өчен кимендә ике ел кирәк, ә безнең спектакльләр күп дигәндә ике ай эчендә сәхнәгә куела. Ул әле тагын хис-кичерешләрне чамадан тыш чыгарып уйнарга киңәш итә, нәкъ безнең кинолардагы кебек: хатыннар башыннан ахырына кадәр елый, ә ирләр ачулы – шушы “маңка агызу” халәте бездә актерлык осталыгының югары ноктасы санала. Ә бит табигатьтә һәр җан иясе хис-тойгы белән яши, бу әле рухи кичерешләр дигән сүз түгел. Шәхсән мин мондый образга керүләргә ышанмыйм, бу – миф, ышанучан тамашачыны кычкыртып алдау.

Күзаллау театрында персонажның халәтен нинди хәрәкәтләр, нинди хисләр белән күрсәтү кирәклеген артист үзе хәл итә. Миңа шәхсән мондый ысул күбрәк ошый, чөнки бу очракта артистның шәхесе, бар үзенчәлеге ачыла.

Бер француз фильмы исемдә калган. Анда кешенең үлеме сурәтләнә: зур ятакта бер хатын гаилә альбомын карап ята, шулвакыт камера әкрен генә артка чигенә, хатынның кулы аска төшә, фотолар идәнгә чәчелә – бу нәкъ күзаллау театры. Ә кичереш театрында кешенең әкрен генә табигый үлемен һәм “чын” куркыныч мәетне күрсәтерләр иде. Бу совет-русия театрлары һәм киноларына хас натурализм, ә натурализм – ул иҗат түгел, ул миллион тапкыр кабатланган калыплар хисабына яши.

Илдар Туймакаев
театр рәссамы, Уфа
XS
SM
MD
LG