Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тайландтагы шартлаудан җиде кеше һәлак булды


Тайландның көньягында Яла шәһәрендә бомбалы машина шартлаудан кимендә җиде кеше һәлак булды. Җирле полиция яраланган җитмештән артык кешенең хастаханәләргә илтелүен белдерә.

Илнең көньягындагы башка шәһәрләрдә тагын ике шартлау булган, әмма корбаннар һәм яраланучылар юк.

Тайландның көньягында, малай радикал исламчыларының ныгытмалары урнашкан җирләрдә 2004 елдан бирле төрле бәрелешләрдә берничә мең кеше һәлак булды.

Аларның ниндидер зур максатлар куюы әйтелмәсә дә, мөселманнар буддист күпчелек тарафыннан үзләрен эзәрлекләүләр, репрессияләр булуга зарланып килә.
XS
SM
MD
LG