Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Пакстанның төньяк-көнбатышында качаклар саны арта бара


Пакстанның төньяк-көнбатышында хөкүмәт гаскәрләре белән гыйсъяфнчылар арасындагы бәрелешләр соңгыөч айда 140 меңләп кешене өйләреннән китәргә мәҗбүр иткән. Бу турыда БМОның Качаклар идарәсе хәбәр итә.

БМО вәкиле Дуня Алсам Хан Азатлык радиосына ул кешеләрнең Пешавар шәһәре янындагы Джалозай качаклар лагерендә теркәлгәнлеген белдерде.

Аның әйтүенчә, Хайбер төбәгендә бәрелешләр көчәю белән качаклар саны кисәк артып киткән.

Күзәтүчеләр Пакстанда хәрби бәрелешләр һәм табигать казалары нәтиҗәсендә соңгы елларда 10 миллионлап кеше өйләреннән китәргә мәҗбүр булды дип белдерә.
XS
SM
MD
LG