Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:33

Малида туарег гыйсъянчылары Гао шәһәренә керде


Африканың көнбатышындагы Мали дәүләтендә баш күтәргән туарег кабиләсе сугышчылары Гао шәһәренә керде. Гао илнең төньяк-көнчыгышында моңарчы хөкүмәт гаскәрләре кулында калып килгән иң төп шәһәрләрнең берсе.

Көнбатыш хәбәр агентлыклары белдерүенчә, хөкүмәт гаскәрләре каршылык күрсәтүен дәвам итә, авыр кораллардан аткан тавышлар ишетелә, күктә хәрби боралаклар оча.

Җомга көнне гыйсъянчылар Кидаль шәһәренә керде. Кидаль Гао һәм Тимбуку шәһәрләре белән бергә илнең төньягында үзәк шәһәр санала.

Малидан аерылырга теләүче туарег кабиләләре Франциядән зуррак мәйданны биләүче чүлдә үз дәүләтләрен корырга тели.

XS
SM
MD
LG