Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай интернетына "зыянлы" хәбәрләр чыгаручылар тоткарлана


Кытай хакимиятләре интернетта хакимият зыянлы дип бәяләгән язмалар урнаштыруда шикләнелүче меңнән артык кешене кулга алды.

Кытайның Синьхуа рәсми хәбәр агентлыгы белдерүенчә, интернетта 200 меңләп шундый язма бетерелгән. Өч меңнән артык интернет сәхифәсенең хуҗаларына кисәтү ясалган.

Шимбәгә каршы төндә хакимият микроблоглар урнашкан ике иң зур платформага керү мөмкинлеген 3 апрельгә кадәр япты. Җомга көнне дистәдән артык сәхифә ябылган иде.

Хакимият бу чараларны Кытай интернетында, бигрәк тә микроблогларда Пекиңгә хәрбиләр һәм хәрби техника кертелүе турында хәбәрләр чыккач башлады. Блогерлар моны югары даирәләрдә хакимият өчен көрәш баруы белән, хәтта илдә түнтәрелеш әзерләнүе белән бәйләп аңлатты.

Түнтәрелеш турында хәбәрләр Кытай коммиунистлар фиркасе үзәк комитеты әгъзасы Бо Силайның коррупциядә шикләнелеп кулга алынуы турында рәсми хәбәрләр чыккач башланды.
XS
SM
MD
LG