Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:07

"Гадел сайлаулар" хәрәкәте хакимият легитимлыгын таләп итәчәк


Мәскәүдә “Гадел сайлаулар өчен” исемле протест чаралары “Гадел һәм легитим хакимият өчен” Путинсыз Русия өчен!” дип үзгәртелергә мөмкин.

Бүген Пушкин мәйданында оппозициянең депутат белән очрашу рәвешендә үткән протест чарасы вакытында бу турыда Азатлык радиосына “Сул фронт” хәрәкәте координаторы Сергей Удальцов белдерде.

Удальцов әйтүенчә, бу тәкъдимгә “Сайлаучылар лигасы” да, “Гадел сайлаулар өчен” оештыру комитеты да, активистлар да каршы түгел, әмма алда әле килештерү сөйләшүләре булачак.

XS
SM
MD
LG