Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның иң биек кешесе башмак ясатырга 35 мең доллар җыйган


Игорь Вовковинский АКШ президенты Барак Обама белән кул биреп күрешә
Игорь Вовковинский АКШ президенты Барак Обама белән кул биреп күрешә

Американың иң биек кешесе интернет аша ярдәм итәргә теләүчеләрдән 35 мең доллар акча җыйганлыгын игълан итте.

Америкадагы иң биек кеше Игорь Вовковинский үзенең блогында махсус башмаклар алу өчен ярдәм итүчеләрдән 35 меңнән артык доллар җыйганлыгын игълан итте.

Бу аңа махсус башмак ясау өчен кирәк булганнан ике мәртәбә күбрәк.

Тумышы белән Украинадан булган, әмма Америкада үскән Игорьнең табаннары аның авырлыгы һәм биеклеге артык зур булу сәбәпле бозылган. Аның табаннарына инде 16 педиатрик операция ясаганнар.

Игорь Вовковинский
Игорь Вовковинский
Игорьгә җиде яшь булганда ук аның буе 180 сантиметрга җиткән. Хәзер исә аңа 24 яшь, буе - 2 метр 34 сантиметр.

Читтән торып юридик факультетта укучы Игорь, “Гиннесның рекордлар китабы”на караганда, АКШтагы иң биек кеше.

Аңа махсус башмаклар ясау өчен калып 16 мең долларга төшәчәк. Шул калып белән бер пар башмак ясау өчен тагын 200 доллар кирәк булачак.

Дөньяда артык озын буйлы булу сәбәпле аяклары авыртучы башка кешеләр дә бар.

Күптән түгел табиблар дөньяның иң биек кешесе, Төркиядә яшәүче Солтан Косенның үсүен бик катлаулы операция ясап туктатты. 2 метр 51 сантиметр биеклектәге Косен аяктагы буыннарының һәм мускулларының көче җитмәү сәбәпле култык таяклары белән генә йөри.

Дөнья тарихында иң биек кеше - американ Роберт Уадлоу булган. Әмма ул озак яши алмаган, 1940 елда 22 яшендә, 2 метр 72 сантиметрга җитеп үлгән.
XS
SM
MD
LG