Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:15

Фән яңалыклары: совет иярчене, галәм җилләре һәм глобаль суыну


"Метеор 1-1" Җир шарына һава торышы турында мәгълүмат җибәреп торды

"Метеор 1-1" Җир шарына һава торышы турында мәгълүмат җибәреп торды

Бу атнада фән дөньясыннан бер-бер артлы “кайнар” хәбәрләр килеп торды: NASA галәм җилләрне өйрәнү өчен ракеталар җибәрде, американнар медуза рәвешендә робот ясаган, Җир шарына җылыну түгел, киресенчә, суыну яный икән, беренче совет метеоиярчене Антарктидага килеп төште.

Беренче совет метеорология иярчене

Бу атнада 43 ел элек галәмгә җибәрелгән "Метеор 1-1" исемле иярчен калдыклары Антарктидага килеп төште. Моңа кадәр иярчен Җирнең төньяк ярымшарында төшә дип игълан ителгән иде.

"Метеор 1-1" 1969 елның 26 мартында галәмгә җибәрелде. Сынау иярченнәрен исәпкә алмаганда, ул Җир шарына температура турында мәгълүмат җибәреп торган беренче метеорологик иярчен булды. Аннан килгән мәгълүмат советлар берлеге һәм башка илләрнең метеорологик хезмәтләренә җибәрелеп торды.

Әйтергә кирәк, бу иярченнең гомере озын булмады. Бер елдан, 1970 елның июлендә ул үз эшен туктатты.

Cишәмбегә каршы төндә иярченнең аерым өлешләре атмосфераның тыгыз катламына керде. 1,2 тонналы җиһазны башта 650 километрлы орбитага чыгардылар. Шуннан биеклеген әкренләп югалтып, 20 ел элек таралган дәүләтнең иярчене Җиргә килеп төште.

NASA һава агымын өйрәнә

АКШның галәм өйрәнү агентлыгы (NASA) атмосфераның өске катламнарында зур тизлекле һава агымнарын өйрәнү өчен биш ракета җибәрде. Бу проект ATREX дип атала.

Ракеталар Уоллопс утравыннан җибәрелде

Ракеталар Уоллопс утравыннан җибәрелде

Ракеталар Вирджиния штатындагы Уоллопс утравыннан җибәрелде. Март уртасына билгеләнсә дә, һава шартлары сәбәпле, ул берничә тапкыр кичектерелде.

Җир шарыннан 80 километр биеклеккә җиткәч, ракеталар триметилалюминий дип аталган махсус реагент сиптерергә тиеш. Кислород белән берләшкәч, ул балкый башлар дип көтелә. Реагентлар зарарсыз дип хәбәр ителә.

Һаваның шушы балкышы ярдәмендә галимнәр һава агымнарын күзәтәчәк. АКШның берничә штатында урнашкан камералар ярдәмендә алар атмосфераның галәм белән чигендә тибрәнгән зур тизлекле агымнарны өйрәнергә тели.

Җирне глобаль суыну көтәме?

Инде озак вакыт дәвамында галимнәр Җир шарында глобаль җылыну күренеше бара дип хәбәр итә. Русия фәннәр академиясе әгъзасы Николай Добрецов фикеренчә, Җир шарын, киресенчә, глобаль суыну көтә.

Җирдә боз күләме арта

Җирдә боз күләме арта

"2007 елда бозларның иң аз күләме теркәлгән иде, 2008-2011 елларда, һәм бу быел да күзәтелә, боз күләме янә арта башлады, сез моны салкын кышлардан үзегез дә күрәсез – Арктикада янә суыграк. Шуңа күрә безне глобаль җылыну көтә дигән сүзләр – әкият", – диде академик журналистлар белән очрашуда.

Җир шарында гомум суыну күренеше соңгы 7500 ел эчендә кимендә 18 тапкыр булган. Алар барысы да Кояш балкышының үзгәрүе сәбәпле барлыкка килгән.

Американнарның медуза-роботы

Русия галимнәре теория белән мавыкканда, АКШ галимнәре уникаль робот ясады. Медуза рәвешендәге бу робот су астындагы энергия ярдәмендә үзе йөзә ала.

Тышкы яктан робот тере медузага охшаган. 16,4 сантиметр диаметрлы ике гөмбәз бер-берсенә махсус металл чыбыклар белән бәйләнгән. Кислород һәм водородны тоташтыру белән, җиһазның катализаторы су ясау эшенә керешә. Гөмбәз аша шушы суны чыгарып, робот хәрәкәткә килә.

"Без электр энергиясе яки батарейлар кирәк булмаган җиһаз уйлап чыгардык, – диде Йонэс Тадесси (Yonas Tadesse), Далластагы Техасс университеты доценты – Җиһаз чыгарган бердәнбер калдык – ул су".

Robojelly дип аталган бу роботны камииләштерү эше дәвам итә. Хәзер аны төрле юнәлештә хәрәкәт иттерергә телиләр. Җиһаз су астында тикшеренүләр үткәрүдә файдалы булыр дип көтелә.

Роботның хәрәкәт итүен түбәндәге видеода күреп була:

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG