Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мөселман кардәшләре” Мисыр президентлыгына үз намзәтен тәкъдим итте


Мисырда “Мөселман кардәшләре” ислам оешмасының сәяси канаты булган Иреклек һәм гаделлек фиркасе президент вазифасына үз намзәтен тәкъдим итте. Ул финанс мәсьәләләр өчен җавап бирүче, уңышлы эшмәкәр Хайрат әл-Шатир.

Элекке президент Хөсни Мөбәрәк урыныннан бәреп төшерелгәннән соң илдә узган парламент сайлавында Иреклек һәм гаделлек партиясе иң күп тавышны җыйды. Яңа Конституцияне эшләүче Мисырның Конституцион шурасында да әлеге сәяси фирка вәкилләре күпчелектә. Соңгы вакытта бу шураның берничә либераль әгъзасы кайбер сәясәтчеләрнең Мисырда шәригать кануннары кертү кирәклеге турындагы белдерүләреннән соң, бу оешмадан чыкты.

Халыкара күзәтүчеләр сайлауда исламчылар намзәтенең җиңүе Израил һәм АКШ белән мөнәсәбәтләрнең үзгәрәчәген аңлата ала. Президент сайлауның беренче туры май аенда үтәчәк.
XS
SM
MD
LG