Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:56

Русиядә армиягә язгы чакырылыш башлана


Бүген Русиядә армиягә язгы чакырылыш башлана.

Ил президенты Дмитрий Медведевның элек имзалаган карары нигезендә, чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Русия генерал штабы җитәкчесе урынбасары Василий Смирнов белдерүенчә, гаскәргә 156 меңгә якын кеше җибәрелергә тиеш.

Татарстаннан армиягә биш мең кешене җибәрү планлаштырыла. Аларның дүрт меңгә якыны югары һәм урта һөнәри белем алганнар, 1,7 мең хәрби һөнәр белгечлеге вәкилләре.

Соңгы көзге чакырылышка барлыгы 135 мең 850 кеше алынды. Бу сан башка еллар белән чагыштырганда иң түбәне. Җиде меңнән артык кеше армиягә барудан баш тартты.

XS
SM
MD
LG