Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мьянмада парламентка өлешчә сайлауда оппозиция җиңеп бара


Бүген Мьянмада узган өлешчә парламент сайлавында нәтиҗәләр оппозиция җитәкчесе Аун Сан Су Чжиның үз көндәшләрен җиңеп баруын күрсәтә. Ул үз сайлау бүлекләренең күпчелегендә 65% тавыш казана. Бу саннар әлегә рәсми түгел.

Өстәмә сайлауда парламентка 45 урынга дәгъва итү бара. Әлеге урыннар кайбер депутатларның хөкүмәткә эшкә күчүеннән соң бушады.

Соңгы 20 елда сайлауга беренче тапкыр төп оппозиция көч булган - Аун Сан Су Чжи җитәкчелегендәге Демократия өчен милли лига кертелде. Шулай ук хакимият беренче тапкыр халыкара күзәтүчеләргә сайлауда катнашырга рөхсәт итте.

Бүгенге сайлау демократиягә таба адымның бер өлеше дип кабул ителә. Европа берлеге якын киләчәктә Мьянмага каршы кертелгән чикләүләрнең кайберләре бетерелергә мөмкинлеген белдерде.
XS
SM
MD
LG