Accessibility links

Йәмәндә сугышчыларның армия базасына һөҗүмдә җиде солдат үтерелгән


Йәмәндә “Әл-Каидә” белән бәйле сугышчылар төркеменең якшәмбе таңында армия базасына һөҗүм итеп җиде солдатны үтергән. Рәсми чыганаклар хөкүмәт гаскәрләренең йокы вакытында үтерелүен хәбәр итә. Әлеге хәл Йәмәннең көнчыгышындагы Хадрамут вилаятендәге Шибам районында була.

Соңгы айларда Йәмәндә сугышчыларның һөҗүмнәре артты. Узган елгы хөкүмәткә каршы чаралар һәм 2012 елның февралендә Йәмән президентының үз вазифасыннан китүеннән соң, армиянең куәте кимеде.
XS
SM
MD
LG