Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:34

Гарәп дәүләтләре лигасы башлыгы Сүриядә канкоешны туктату өчен чаралар күрергә чакырды


Гарәп дәүләтләре лигасы башлыгы Нәбил әл-Араби БМОның иминлек шурасын Сүриядә канкоешны туктату өчен чаралар күрергә чакырды. Бу хакта ул якшәмбе көнне Истанбулда узучы “Сүрия дуслары” дип аталучы дәүләтләр һәм оешмаларның икенче халыкара конференциясендә әйтте. Җыен чараларында АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон һәм Сүрия оппозиция вәкилләре дә бар иде.

Якшәмбе хөкүмәт гаскәрләре белән кораллы оппозиция арасындагы бәрелешләрдә ким дигәндә 16 кеше һәлак булган.

Бу көннәрдә Сүрия хакимияте БМО һәм Гарәп Дәүләтләре лигасының махсус вәкиле Кофи Аннанның илдә низагны җайга салу планын кабул итүен белдерде. Конференциядә чыгыш ясап Һиллари Клинтон президент Бәшәр Әсад режимы чираттагы тапкыр вәгъдәсен бозуын әйтте.

Шул ук көнне Гыйрак премьеры Нури әл-Мәлики Багдадта матбугат очрашуында чыгыш ясап, Әсад режимы калачак һәм аны көч белән бәреп төшерү омтылышлары төбәктәге киеренкелекнең артуына гына китерәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG