Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:03

Тикшерү комитеты: каза очкычның техник хәле һәм очучылар хатасы сәбәпле булган


Дүшәмбе иртән Төмәннән 45 чакрымда җиргә төшеп ярылган һәм ут капкан Ютэйр һава ширкәтенең ATR-72 очкычының техник хәле кирәкле дәрәҗәдә булмаган, дип белдерде Русиянең тикшерү комитеты башлыгы Владимир Маркин. Белгечләр шулай ук очучылар хатасы ихтималын да тикшерә.

Каза нәтиҗәсендә 31 кеше һәлак булды. Исән калган 12 юлчы авыр хәлдә хастаханәгә салынды. Аларның кайберләре махсус очкыч белән Мәскәүгә китереләчәк.

Барлыгы очкычта 39 юлчы һәм дүрт очучы булган. Очучы һәм стюардессалар һәлак булган.

XS
SM
MD
LG