Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан мәхкәмәсе Бин Ладен хатыннарын төрмәгә хөкем итте


Пакстан мәхкәмәсе Әл Каиданың элекке җитәкчесе Осама бин Ладенның гаиләсен Пакстанга рөхсәтсез яшәүдә гаепләп хөкем карарлары белдерде.

Бин Ладенның өч хатыны 45 көн төрмә һәм 10 мең рупи (110 доллар) акчалата җәзага тартыла. Аларның кулга алынуына инде бер ай узганын исәпкә алынып, ике атнадан хатын-кызлар иреккә чыгарылып өйләренә кайтарылачак, диде хөкемдар Шаруһ Арҗуманд. Бин Ладенның ике хатыны Сөгүд Гарәпстаннан, берсе Йәмәннән.
XS
SM
MD
LG