Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:00

Төркия мәктәпләренә Коръән дәресләре кайта


Парламентта яңа мәгариф кануны тикшерелгәндә АКР һәм CHP депутатлары арасында этеш-төртеш булып алды

Парламентта яңа мәгариф кануны тикшерелгәндә АКР һәм CHP депутатлары арасында этеш-төртеш булып алды

Төркиядәге яңа канун нигезендә укучылар мәктәптә Коръән Кәримне һәм Мөхәммәт Пәйгамбәрнең тормышын өйрәнә алачак.

Хакимият фиркасе тәкъдим иткән яңа “4 4 4” мәгариф кануны нигезендә мәктәптә Коръән Кәрим һәм Мөхәммәт Пәйгамбәрнең тормышы өйрәтеләчәк.

Яңалыкны тәнкыйтьләгән сәясәтчәтлеләр Төркиядә дөньявилык принциплары бозыла һәм дәүләт хәлифәлек заманасына кайта дип белдерә. Яңа мәгариф системы 2012-2013 уку елыннан куланылышка керәчәк дип көтелә.

Эрдоган хакимияте “демократик исламчылык” юнәлешендә тагын бер адым ясады. Төркия парламенты хакимият тәкъдим иткән мәгариф системын үзгәртүгә юнәлтелгән канун проектын яклады. “4 4 4” дип аталган яңа канун нигезендә мәҗбүри белем алу еллары 8-дән 12-гә арттырыла, теләгән укучыларга Коръән дәресләре алу мөмкинлеге бирелә.

Хакимият фиркасе АКР (Гаделлек һәм тәрәккыять партиясе) тәкъдим иткән канун проектын карау утырышында оппозиция яңалыкка ныклы каршылык белдерде.

Утырышта депутатлар кайнар бәхәс һәм хәтта үзара тарткалашу оештырсалар да, яңа проектны 391 депутаттан 306сы яклады.

«Конституциягә каршы җинаять»

Төрек мәктәбе

Төрек мәктәбе

Эрдоган хакимиятенең тәкъдимен милләтчеләр дә хуплады. МНР (Милли хәрәкәт партиясе) утырышта АКРга теләктәшлек белдерде. Оппозицион һәм дөньявилык принципларын саклау белән дан тоткан CHP (Җөмһүрият халкы партиясе) исә тәкъдимне кискен тәнкыйтьләде.

СНР вәкиле Мөхәррәм Энҗе үзенең чыгышында АКРны динне сәяси максатларда куллануда гаепләде. Аның сүзләренчә, хакимият партиясе сәясәттә динне кулланып күбрәк тавыш җыярга тели.

СНР башка бер вәкиле Әнгин Алтай яңа канунның Ататөрек игълан иткән дөньявилык принципларына каршы килүен белдерде һәм АКРны Конституцияне бозуда гаепләде. “Сез бүген Конституциягә каршы җинаять кыласыз», - дип мөрәҗәгать итте ул АКР һәм МНР депутатларына.

Оппозицион фиркадән тагын бер депутат Мәлик Әҗдәр Өздәмир әлеге канун белән Төркия җөмһүрияте хәлифәлеккә әвереләчәк, дип белдерде. “Бүген тарихи көн. Хәзер алар (АКР һәм МНР) җөмһүрияттән баш тартып Төркиядә янәдән хәлифәлек игълан иттек, дип әйтә алырлар”, - диде депутат.

Теләмәгәне укымасын

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган

Премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоган исә яңа проектны тәнкыйтьләгән сәясәтчеләрне тынычландырырга тырышты. Коръән дәресләренең факультатив рәвештә узачагын белдергән Эрдоган, “Динне укырга теләмәгәннәр бу дәресләргә кермәсә дә ярый. Без бу дәресләрне беркемгә дә мәҗбүри укытырга теләмибез”, - дип белдерде. Премьер шулай ук милләтче МНР фиркасе депутатларына да яңа канунны хуплау өчен рәхмәтен белдерде.

Төркиядә мәктәптәге дин дәресләре 1997 елда бетерелгән иде. Ул чорда әле сәяси көчкә ия булган хәрбиләр, дәүләт исламлаша бара дип, хакимияткә тәэсир иттеләр һәм Коръән дәресләрен алдырттылар. “Демократик исламчылык” моделе белән эш иткән Эрдоган хакимияте исә соңгы берничә ел эчендә хәрбиләрнең тәэсир көчен киметте һәм моның белән мәгарифтә дин дәресләрен кайтаруга мөмкинлек ачты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG