Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстанда “Бәхет һәм сәламәтлек атнасы” башланды


Төркмәнстанда яңадан президент итеп сайланган Корбангули Бирдемөхәммәдов игълан иткән “бәхет чоры” кысаларында бу атна “Бәхет һәм сәламәтлек атнасы” дип аталган чаралар үтә.

Бу атнада махсус театр тамашалары оештыру каралган. Президент дәүләт хезмәткәрләренә сәламәтлекләрен яхшыртыр өчен күбрәк спорт белән шөгельләнергә киңәш итте. Атна “сәламәтлек йөреше” - Ашгабад читендә тауларга таба менеп киткән сигез чакрымлык баскычтан менү белән тәмамланачак.

Апрель ае азагында Ашгабадта Татарстан көннәре һәм Сабан туе үтәчәк.
XS
SM
MD
LG