Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:09

Татарстаннар Кара диңгезгә караганда Кызыл диңгезне хуп күрә


Һургададагы кунакханәләрнең берсе

Һургададагы кунакханәләрнең берсе

Татарстаннар үзләрен атна-ун көн булса да имин һәм рәхәт хис итү өчен Кызыл диңгез курортларына юл ала. Кара диңгездә пычрак, бөтен нәрсә кыйммәт, ял итүчеләргә хөрмәт юк, ди алар.

Радия апа Вәлиева белән без Һургаданың Шератон урамында очраштык. Мисырның әлеге шәһәрендә ял итүчеләр көн кызуы сүрелә төшкәч төрле кибетләр кайнап торган бу үзәк урамга юл ала. Радия ападан: “Ничек ял итүләр, күңелегезгә хуш киләме”, дип сорарга да өлгермәдем, ул: “Русиядә булмастай хәл, һич көтмәгән җирдә, кибеттә Коръән бүләк иттеләр бит”, дип сүз башлады.

“Зәркән эшләнмәләр кибетенә кергәч, өстәлдә Коръән китабы күрдем дә, сорамый-нитми генә аны кулыма алдым. Сатучы егет әйтә: “Бу Коръән”, ди һәм аңа теләсә ничек килеп тотынырга ярамаганлыгын аңлатты. Мин: “Коръән икәнен беләм”, дидем һәм аларга укып күрсәттем. Башта бисмилла әйтеп “Әлхәм”не, аннан "Кол хуаллаһны”ны укып бирдем. Алар да миңа кушылып укыды.

Радия Вәлиева

Радия Вәлиева

Аннан берсе: “Апа мин сезгә бу Коръәнне бүләк итәм”, дип әйтте. Башта мин котырталар дип торам, ышанмадым. Аннан чын күңелдән бүләк итәргә җыенганнарын белгәч бик шатландым, кош тоткан кебек булдым. Гарәп дөньясында чыккан Коръән безнең Татарстанда бик кыйммәт, мин инде бу якларда басылганны күптән алырга уйлап йөри идем.

Аларга акча да биреп карадым. Алар: “Апа, Коръән сатылмый ул”, дип әйттеләр. Мондый хәл Казанда да, Русиядә дә берничек тә була алмый. Андый нәрсә бездә бөтенләй юк, искиткеч хәл бит бу”, ди Вәлиева.

“Русиянең һәр шәһәрендә тәртипсезлек”

Радия апа Вәлиеваны оныгы Роберт белән бергә кызы Гөлнара Һургадага алып килгән. Кызыл диңгездә беренче тапкыр ул. Радия апа элекке елларда балалары белән Кара диңгез буйларына йөри торган булган. Русиядәге ял белән Мисырдагы ялны чагыштырып та булмый, җир белән күк аермасы, дип әйтә ул.

“Кара диңгез бик пычрак. Бәяләр дә күпкә кыйммәтрәк. Кешеләргә хезмәт күрсәтү дә түбән дәрәҗәдә. Гарәп дөньясында инкыйлаблар булып тору, кешеләрне урлаганнар икән дип сөйләүләр бераз шикләндерә. Әмма без бит әллә кайларга чыгып йөрмибез. Шулай да Русиядәге ял белән чагыштырганда монда күңелгә күпкә тынычрак. Русиядә хулиганлык, наркомания һәм алкоголизм бик көчле. Кайсы шәһәргә генә карама, бездә тәртипсезлек ярылып ята”, ди Вәлиева.

“Улым да, монда искиткеч, дип әйтә”

Чаллыдан Һургадага ял итәргә килгән Сиринә, Гөлсинә һәм Мөгаллимә Сочи шәһәрендә Олимпия уеннары узса, бәлки, Кара диңгез буйларындагы курортларда да хәлләр яхшы якка үзгәрер дип өметләнә. Алар барсы да эшмәкәрләр, Мәскәүдән тавар алып кайтып аны Чаллыда саталар. Кызыл диңгезгә беренче тапкыр гына килмиләр инде. Элгәре Төркиягә йөреп алганнар.

Чаллыдан ялга килгән ханымнар

Чаллыдан ялга килгән ханымнар

– Ни өчен нәкъ монда килергә булдыгыз?

– Монда бик ошады һәм тыныч. Кешеләре бик михербанлы.

– Монда әйбәт ашаталар, суы да, һавасы да әйбәт.

– Гарәп дөньясы, берьяктан караганда, алай ук тыныч түгел бит.

– Без теге юлы октябрь аенда килгән идек. “Время” программасы монда сугыш бара дип күрсәтте. Күпләр билетларын да кире тапшырган иде. Без монда килгәч, каршы алучыдан: “Сездә сугыш барамыни?” дип сорадык. Ул: “Бездә сугыш түгел, ә демонстрацияләр генә бара, дип әйтте.

– Монда андый хәлләр юк инде ул. Булса да Каһирәдә генә.

– Сез ялга барырлык акча эшли аласыз инде?

– Аллага шөкер!

– Ә ни өчен Кара диңгез буйларына, мисал өчен Сочига юл алмыйсыз соң? Әллә кайларга, чит илләргә дә чыгып йөрисе түгел.

– Минем улым 15 ел рәттән Кара диңгез буйларына йөрде. Очкычка утырырга курка иде. Быел чит ил паспорты эшләтеп 10 көн элек кенә хатыны, баласы һәм үзе Һургадада ял итеп кайттылар.

– Нәрсә дип әйтәләр соң?

– Алар: “Кара диңгез белән чагыштырганда монда искиткеч!” дип әйтәләр. Ул Кара диңгезгә кадәр тәүлек ярым үзе машина йөртеп бара, үзе йөртеп кайта иде. Бернинди ял күрми бит ул.

– Кара диңгез белән Кызыл диңгезне, гомумән, чагыштырырлык та түгел.

– Кара диңгездә шуның кадәр үк акча китә. Ә бернинди рәхәт күрмисең. Үзең фатир эзләп табып аны арендага аласың, ашарга да үзеңә пешерергә кирәк. Сочи якларында барсы да кыйбат.

– Бөтенесе дә Кара диңгезгә бару кыйммәт дип әйтә. Сәбәбе нәрсәдә соң?

– Беренчедән бөтен җиләк-җимеш кайдандыр китерелгән. Икенчедән, юл да бик кыйммәткә чыга.

– Алай да, нигә кыйммәт соң?

– Сочи бит Русиягә керә. Ә Русиядә үзегез беләсез, бәяләрне гел арттыралар.

– Хәзер чит илләрдә ял итү отышлырак. Барыбер шуның кадәр үк акчага рәхәтләнеп ял итеп кайтасың. Монда арзанракка да чыга әле.

– Русиядә ял иткәндә күңелегез тынычмы?

– Күңелдә шом бар инде. Машина белән барганда гел туктатып акча алып торалар. Татарстаннан кузгалып Башкортстанга җиткәнче акчаны гел суырып торалар. Аннан соң Кара диңгезгә килеп җитәрәк бәйләнә башлыйлар. Юл кагыйдәләрен бозмасаң да акчаңны алып торалар.

– Без монда килгәндә юлламаларны кеше башына 19 меңгә генә алдык, ә торуыбыз ашаулар белән бу илгә бик кыйммәткә чыга торгандыр. Монда кулларында гына йөртмиләр. Безнең Кара диңгездә мондый мәнәсәбәт төшеңә дә керми.

– Без октябрьдә генә монда булган идек, менә тагын килдек.

– Берьяктан караганда, эшләп тапкан акчагызны чит илдә калдырасыз бит...

– Күп түгел бит инде ул.

– Күп түгел дип, барлык турислардан ипләп кенә җыела инде ул. Сезнең акча Русия икътисадына керми, ә чит илгә китә.

– Русиягә керми, ансына сүз дә юк.

Чаллыдан килгән ханымнар көз көне тагын Кызыл диңгез буйларына, инде анысында Шарм әш-Шәехка барырга ниятлиләр.

Һургадага Түбән Камадан ял итәргә килгән Рәмзия Гәрәева да Русиядәге ял урыннарының үз бәясенә караганда артык кыйммәт булуы кешеләрне чит илләргә йөрергә мәҗбүр итә дип әйтә. Җәй җитсә Кара диңгез буендагы шәһәрләргә баручы очкычка билет табу да үзе бер проблем булып тора ди ул. Аның фикеренчә, иминлек мәсьәләсенә килгәндә дә, чит илләрдә үзеңне иркенрәк тотасың.

Русия җитәкчелеге соңгы вакытта төрле програмнар кабул итеп халыкны үз илендәге ял урыннарына җәлеп итәргә тырыша, ә кешеләр барыбер читкә карый. Элеке елларда татарстаннар Төркияне үз иткән булса, хәзер Мисырга йөри. Тайланд һәм Доминикан Республикасына да бара башлаганнар.

“Хуҗалар чиста куллы түгел”

“Ни өчен Русиядә ял итәргә теләмисез?” дигән сорауга барсы да ялның сыйфатына туры килми торган артык кыйммәт булуын һәм иминлек мәсьәләсенең күңелгә тынычлык бирмәвен әйтә.

Радия апа Вәлиева моның барсына да җитәкчеләр гаепле дип белдерә.

Хуҗаларга гел күп кирәк
“Безнең хуҗалар тәртипле түгел, шуңа күрә бездә кыйммәт дип уйлыйм мин. Балык башыннан чери башлый бит. Безнең илдә бөтен нәрсә дә шул хәлдә. Хуҗаларыбыз чиста куллы түгел, аларга гел күп кирәк. Ә бу илдә халык өчен тырышалар. Монда үз көчләре белән, тәртип белән эшләп кешеләргә хезмәт күрсәтәләр. Монда үлән дә үсмәгән җирдә нинди матур шәһәрләр һәм кунакханәләр ясап куйганнар. Моңа бит галәмәт күп көч кирәк”, диде Вәлиева.

Мисырдагы инкыйлабтан соң Кызыл диңгез яры буендагы күп кенә кунакханәләр бушап диярлек калган булган. Хәзер исә Һургадада өчтән ике өлеше тулы. Ялга килүчеләр арта бара. Аларның күпчелеге русияләр.

Казан һава аланы сүзчесе Регина Йосыпова әйтүенчә, узган ел Казан аша 11 мең 734 кеше Кызыл диңгез буена ялга киткән булса, быел өч ай эчендә генә дә Мисырга баручылар саны 21 меңгә якынлашкан.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG