Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:21

Мәскәүнең Качалово базарында янгында 17 кеше һәлак булды


Русиянең тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, Мәскәүнең Качалово базарында чыккан янгында 17 кеше һәлак булган.

Базарның төп бинасына кушып салынган ике катлы корылманың туры урамга чыгу ишеге булмаган. Анда кунган эшчеләр янган корылмадан чыга алмаган. Үлгәннәрнең Үзбәкстан ватандашлары булуы фаразлана. Таҗикстан тышкы эшләр министрлыгы алар арасында таҗиклар булмаганын белдерде. Бөтен әйберләре янып бетү сәбәпле һәлак булганнарның исемнәрен ачыклау әлегә мөмкин түгел. Аларны эшкә яллаган кешеләрнең исеме дә билгесез, диде Русиядәге таҗик мигрантлары хәрәкәте башлыгы Каромат Шәрипов.

"Алар өстән бикләнгән булган. Янгын сүндерүчеләр килгәндә дә ишек йозакта булган. Иманым камил, барысы да алдан килешенгән. Аларны башка кешеләргә эшләмәсеннәр өчен бикләп тотканнар", диде Шәрипов һәм эшче мигрантларның Русиядә кол шартларында яшәү һәм эшләүләрен әйтте.

Янгынны сүндерү өчен корылманың диварларын кисәргә кирәк булган. Җинаять эше ачылды. Янгын чыгуның сәбәбе электр чыбыкларының төзексезлеге булырга мөмкин, дип фаразлана. Тышы юка калай, эче җылыны тота торган пластиктан ясалган корылмада эшчеләр җылыткыч җиһазлар кулланган булган.

Янгынны тикшерер өчен җинаять эше ачылды.

XS
SM
MD
LG