Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Универсиадада катнашучылар Русиягә визасыз килә алачак


Русия президенты Дмитрий Медведев 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII халыкара җәйге универсиадада катнашу өчен чит ил ватандашларының Русиягә визасыз килә алулары турында фәрманга кул куйды.

Әлеге тәртип 2013 елның 25 июненнән алып 25 июленә кадәр дәвам итәчәк. Казанга 13 меңнән артык спортчы һәм хөкемдарларның килүе көтелә.

Русиягә визасыз килү рөхсәте шулай ук 2008 елда Мәскәүдә Чемпионнар лигасы уенында катнашучылар һәм җанатарларга бирелгән иде.
XS
SM
MD
LG