Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:34

Зәки Вәлиди башкорт корылтае исеменнән Милләт Мәҗлесе белән сөйләшүләр алып бара.

Башкортлар белән килешергә тырышулар (I)

Идел-Урал Өлкәсе проекты игълан ителеп, аның белән беррәттән Башкорт автономиясе дә игълан ителгәч, өзелү дәрәҗәсенә барып җиткән мөнәсәбәтләрне төзәтү зарурлыгы туа. 8 гыйнварда Зәки Вәлиди ультиматум эчтәлекле чыгыш ясаганнан соң Башкортстан белән бәйле карар бирү вазифасы тупраклы мохтарият һәйәтенә тапшырылган була.

Галимҗан Ибраһимов Оренбурдагы башкорт корылтаена баргач, аның делегатлары, Уфада Тупраклы мохтарият һәйәте белән сөйләшүләр үткәрү өчен, 10 кешедән торган вәкиллек җибәрергә вәгъдә итәләр.

Ләкин Оренбурдан Уфага бары Зәки Вәлиди белән Таһиров кына килә. Башкалары, Оренбурда гадәттән тыш вакыйгалар башлану сәбәпле, сөйләшүләрдә катнаша алмый. Дөрес, берничә кеше, соңарып булса да, анда бара.

Зәки Вәлиди үзе дә, Мәҗлес депутаты булу сәбәпле, гомуми утырышта катнаша һәм башкорт корылтае исеменнән Милләт Мәҗлесе белән сөйләшүләр алып бара. Ике якны килештерү өчен, ди ул, түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:

1. Тупраклы автономия мөселманнар күпчелеге хакимияте астында һәм төрки тел рәсми булырга тиеш.

2. Урал һәм Кама буйларын тулысынча автономияле хәлгә китерү андагы мөселман булмаганнар белән мөселманнарны алыштыру ягъни эмиграция процессларына бәйле булганлыктан хәзергә мохтариятне тулысынча милли тел нигезенә төзү зарури һәм фәкать Башкортстанда гына автономия төзергә һәм эмиграция мәсьәләләрен соңыннан хәл итү тиешле. Милләт Мәҗлесе Тупраклы мохтарият комиссиясе эшләп чыгарган өлгене алга таба гамәлгә ашырылырга тиешле мөкәммәл итеп кабул итәргә тиеш. Казан төбәгендәге илләр (дәүләтләр) чуашлар һәм башка инородецлар белән бергәләп “областной” (төбәкчел) принципка таянып автономия төзергә тиешләр.

3. Мохтариятләрнең икесен дә гамәлгә ашыру, ике илдә (дәүләттә) дә миграция процессларын активлаштыру, мөстәкыйль мөселман дәүләте барлыкка китерү өчен татарлар һәм башкортлар бөтен көч һәм гайрәт белән эшләргә тиеш.

Бу шартлар, бу тәкъдим Милләт Мәҗлесе кабул иткән карарга каршы килә, чөнки аңа карасаң, автономияне бары мөселманнар халыкның күпчелеген тәшкил иткән төбәкләрдә төзү мөмкин була. Өстәвенә, башкортлар тәкъдиме буенча, бу вак-төяк автономияләргә гайре мөселманнарны кертергә ярамый, хәтта аларны эмиграциягә мәҗбүр итү кирәкле булып чыга.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG