Accessibility links

Кайнар хәбәр

Американнар Русияне дошман күрми


АКШ һәм Русия президентлары Барак Обама белән Дмитрий Медведев
АКШ һәм Русия президентлары Барак Обама белән Дмитрий Медведев

Кушма Штатларда үткәрелгән фикер белешүләр күпчелек американнарның Русияне инде дошман дип санамавын күрсәтә.

Узган атнада Сеулда АКШ президенты Барак Обаманың Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашуда микрофон аша башкаларның да ишетеп торуын белмичә, президент сайлауда җиңеп чыкса, Русия белән ракета калканы сөйләшүләрендә сыгылмалырак булырга вәгъдә итүе зур җәнҗалга сәбәп булган иде.

Сайлауда Обаманың көндәше булырга мөмкин, хәзергә төп республикан намзәт буларак каралучы Митт Ромней Обаманы Мәскәү алдында чигенеш ясарга җыенуда гаепләде һәм Русияне АКШның төп геополитик дошманы дип атады.

Әмма АКШта үткәрелгән тикшеренү күпчелек американнарның мондый фикер белән килешмәвен күрсәтә. Еш кына Русиядәге проблемнарны АКШның яман гамәлләре белән аңлатырга яратучы Владимир Путин Русия президенты булып сайланса да, американнар Русиядән дошманлык эзләүне инде узган гасырда калдырып чыккан.

Әле 1983 елда гына бер фикер белешү Америка халкының 93 проценты Советлар Берлеген дус түгел, яки дошман дип санауны күрсәткән булса, 1990 елда алай исәпләүчеләр инде 32 процентка калган.

Шуннан соңгы елларда Русия турында начар уйлаучылар тагын да кими. 1993 елда үткәрелән фикер белешүдә һәр өч американның икесе Русияне дус дип атый.

2001 елда АКШка каршы террор һөҗүмнәреннән соң да Русиягә уңай караучылар артып китә.

2008 елның җәендә Русия Грузиягә каршы сугыш башлагач исә, Мәскәүгә шикләнеп караучылар, аны дус дип санаучыларга караганда күпкә артыграк була. Әмма былтыр гына үткәрелгән фикер белешүдә инде һәр ун американның алтысы Русияне дус дип саный.

Шул ук вакытта өлкәнрәк яшьтәге американнарның Салкын Сугыш хатирәләрен онытырга ашыкмавы күзәтелә. Былтыр CNN телевидениесе үткәргән фикер белешүдә 50 яшьтән өлкәнрәк американнарның 47 проценты Русияне Кушма Штатларга дустанә мөнәсәбәттә булмаган ил ди атый. Яшь американнарның исә 70 проценты Русияне дустанә ил дип күрүен әйткән.

Шулай итеп, былтыр Русиядә “Җәмәгать фикере” вакыфы үткәргән фикер белешү русияләрнең Американы иң төп дошман дип санавын күрсәтсә дә, американнар өчен Русияне төп дошман дип атау бик сәер яңгырый.
XS
SM
MD
LG