Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бердәм Русия” Ярославльдә җиңелде


Шәһәр башлыгы итеп сайланган Евгений Урлашов
Шәһәр башлыгы итеп сайланган Евгений Урлашов

Җирле оппозиция җитәкчесе Евгений Урлашов Ярославль шәһәр башлыгы урыны өчен сайлау көрәшендә “Бердәм Русия” намзәте Яков Якушевны 70 процент тавыш белән җиңде.

Нәрсә бу? Чыгармамы? Әллә төбәкләрдә Кремльгә каршылык үзәккә караганда зурракмы?

Җирле олигарх, хакимият вәкиле Яков Якушев 4 мартта узган беренче турда тавышларны Урлашовтан күбрәк ала алмаса да, барыбер вакытлыча шәһәр мэры вазифасын үтәүче итеп билгеләнде. Ул чакта күзәтүчеләр һәм хокук яклаучылар хакимиятләрнең халык фикеренә колак салмавына игътибар итте. Шуңа да якшәмбе узган сайлауда күзәтүчеләр күп иде.

"Солидарность" вәкиле Анастасия Рыбаченко
"Солидарность" вәкиле Анастасия Рыбаченко
“Шәһәр Мәскәүдән ерак түгел, барырга җиңел. Ярославльдә 269 сайлау урынында 1000 күзәтүче эшләде, димәк һәр урында 4-5 кеше бар иде. Мин эшләгән урында җитешсезлекләр булды, мисал өчен, экзит-полл оештырабыз дип, тавыш биреп чыгучылардан калган кәгазьләрне җыеп торучылар чынбарлыкта ул кәгазьләрне Якушевка тавыш бирүчеләргә 200 сум, ул җиңсә өстәмә 300 сум түләр өчен җыеп торуы ачыкланды. Ул кешеләрне тотарга тырышканда, бригадирлары качты, кешеләр акчасыз калды. Күпләр соңгы мизгелдә хәрәмләшүләрдә катнашудан баш тартты”, дип сөйләде Азатлыкка “Солидарность” хәрәкәте вәкиле Анастасия Рыбаченко.

Ярославль сайлавы ул гыйбрәт алырлык хәл
Ярославльдәге кебек мондый “сайлау инкыйлабы” күптән түгел Тольятти һәм Мәскәү өлкәсенең Черноголовка шәһәрләрендә дә булды.

Төньяк Кавказдагы Лермонтов шәһәрендә исә оппозициянең ике намзәтенә сайлауда катнашырга рөхсәт ителмәгәч, активистлар ачлык игълан итеп 2 мартка билгеләнгән шәһәр шурасына сайлауны уздырмауга иреште.

Мария Липман
Мария Липман
“Исемлек үсә. Тольятти белән Ярославль шактый зур шәһәрләр. Чыннан да монда бер юнәлеш бар. Беренчедән, бу хөкүмәткә каршы көч туплана дигән сүз. Икенчедән, хакимиятләр дә турыдан-туры сайлау нәтиҗәсен үз файдасына борырга курка кебек”, диде Мәскәү Карнеги үзәгенең сәяси күзәтүчесе Мария Липман.

Шул ук оешманың төбәкләр сәясәте белгече Николай Петров Ярославльдәге сайлау оппозициягә өмет бирә, ди.

“Ярославль сайлавы ул гыйбрәт алырлык хәл. Президент сайлавы узгач гаделлек таләп итүчеләргә киләсе сайлауга кадәр эш калмады диючеләргә, җирле тавыш бирүләрне мисал итеп китереп була. Җирле сайлаулар сәяси модернизациянең нигезе булып тора”, диде Петров.

Җирле сайлауларның киләсе зур дулкыны 14 октябрьдә көтелә. Русия төбәкләре һәм шәһәрләрендә җирле парламентлар, шәһәр шуралары һәм кала башлыклары сайланачак.

Якшәмбе көнне Ярославльдә узган сайлауда шәһәр шурасы депутаты, узган ел урам җыены вакытында халык алдында Бердәм Русиядән чыгуын белдергән Урлашов тавышларның 70% алды. Хакимият вәкиле Якушев өчен 28% кеше тавыш бирде.
XS
SM
MD
LG