Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ террор оешмасы җитәкчесен табучыга 10 миллион доллар вәгъдә итте


АКШ Пакстанда урнашкан “Лашкар-и-Таибә” сугышчы төркем җитәкчесе Хафиз Мөхәммәд Сәидне табарга ярдәм иткән мәгълүмат өчен 10 миллион доллар вәгъдә итте.

АКШ Дәүләт департаменты сәхифәсендә Сәид “элекке гарәп теле мөгаллиме һәм инженер” дип язылган. Аның шулай ук “Җәмәгать-уд-Дәва” оешмасына да нигез салуы хәбәр ителә. “Лашкар-и-Таибә”ның максаты Һиндстан һәм Пакстанның бер өлешендә ислам дәүләте төзү.

АКШ белдерүендә, Сәид “берничә террор һөҗүмен”, шул санда 2008 елда Мумбайда 165 кеше һәм тугыз террорчының үлеменә китергән һөҗүмне оештырган, диелгән.

Сәидне табарга ярдәм итү өчен тәкъдим ителгән акчаның күләме Талибан башлыгы Мулла Өмәр өчен бирелгән акча күләме белән тиң. Аннан да күбрәк акча Осама бин Ладеннан соң Әл-Каида җитәкчесе булган Айман әз-Зәвәһри өчен 25 миллион доллар вәгъдә ителә.

“Лашкар-и-Таибә” Пакстанның күзләү идарәсе ярдәмендә 1980 елда Кашмир төбәгендә Һиндстанга каршы көрәштә Пакстан мәнфәгатьләрен яклау максаты белән оештырылган.

АКШ ике оешманы да террорчылар исемлегенә кертте. БМО “Җәмәгать-уд-Дәва” оешмасын Әл-Каида һәм Талибан белән элемтәдә торучылар дип билгеләде.

Пакстанның иң зур хәйрия оешмаларының берсе булган “Җәмәгать-уд-Дәва” террорга катнашы булуда гаепләүләрне кире какты.

АКШ басымы астында “Лашкар-и-Таибә” оешмасы 2002 елда Пакстанда тыелды.

Сәид үз эшен һәм халык алдында чыгышларын дәвам итте. 27 мартта ул Исламабадта урам җыенында чыгыш ясады.

Халыкара полиция аны кулга алырга фәрман чыгарды.

Мумбай һөҗүмнәреннән соң Пакстан рәсмиләре Сәидне өй сагы астына алды, әмма террорга катнашына дәлилләр булмавы сәбәпле гаепләү белдермәде.

Һиндстан тышкы эшләр министрлыгы АКШның бу белдерүен хуплады.
XS
SM
MD
LG