Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: Полиция реформасын Татарстаннан башларга


Татарстанның иҗтимагый оешмалары Русия эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә полициядә үзгәрешләрне аерым бер төбәктән, нәкъ Татарстаннан башларга дип тәкъдим итте.

Казан хокук яклау үзәге, “Агора” төбәкара хокук яклау ассоциациясе, Русия машина йөртүчеләр федерациясенең Татарстан бүлеге, республикада мәҗбүри ябылу урыннарында кеше хокуклары саклануны күзәтүче иҗтимагый комиссия әгъзалары полициядә реформаларны Татарстаннан башларга дип тәкъдим итә.

Бу тәкъдимне блоггер Алексей Навальный һәм Русия эчке эшләр министрының элекке ярдәмчесе, Русиядә Интерпол бюросының элекке башлыгы Владимир Овчинский да хуплады.

Игорь Шолохов
Игорь Шолохов
Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов булачак үзгәрешләр җинаятьләрне ачканда күрсәткечләр бирүгә корылган “таяк” системыннан бөтенләй котылуга нигезләнергә тиеш дип әйтә. Шолохов фикеренчә, кешеләргә интернет аша гариза бирү мөмкинлеген булдыру, полиция бүлекләре башлыкларын гадәти югары уку йортларында юридик факультетларны бетергәннәр белән алыштыру, халыкның хокук саклау оешмаларына ышаныч белдерүен ачыклау өчен даими рәвештә сораштырулар үткәреп тору да зарур.

Русия машина йөртүчеләр федерациясенең Татарстан бүлеге башлыгы Рамил Хәйруллин тәкъдимнәре юл хәрәкәте иминлеге хезмәте эшен яхшырту турында.

​Әлеге тәкъдимнәрнең кайберләрен алсак, югарыда утыручы түрәләр утырган машиналар үткәндә юлларны ябуны туктатырга, юл кизүе (ДПС) хезмәтендәгеләр эшен юл кагыйдәләрен бозучылар саны белән түгел, ә юлның алар хезмәт күрсәткән өлешендә булган казалар саны белән бәяләргә, ЮХИДИгә бирелгән акчаларның кая тотылганы бар кешегә дә ачык булырга тиеш.

Рамил Хәйруллин
Рамил Хәйруллин
Татарстан прокуроры Кафил Әмиров белән очрашкан вакытта хокук яклаучылар прокуратура вәкилләре һәм республикадагы иҗтимагый күзәтүчеләр комиссиясе белән бергә көтмәгәндә, шулай ук төнлә дә, полиция бүлекләрендә тикшерүләр үткәрү кирәклеген дә тәкъдим иттеләр.

Хокук яклаучылар бу реформа Татарстанда үткәрелсә, Русиянең башка төбәкләренә дә кертелә ала, дип әйтә.
XS
SM
MD
LG