Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:46

"Инновация өлкәсендә сан түгел, сыйфат кирәк"


Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров (с) һәм Татарстан инвестиция-венчур фонды мөдире Айнур Әйделдинов

Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров (с) һәм Татарстан инвестиция-венчур фонды мөдире Айнур Әйделдинов

Татарстанда “Иң яхшы 50 инновация идеясе” дигән VIII республика бәйгесе башланды. Быелгы конкурска бары тик берәр оешма тарафыннан гамәлгә ашырылачагы расланган проектлар гына кабул ителәчәк. Моннан ары сан ягына түгел, сыйфат ягына әһәмият биреләчәк.

Бу конкурсның төп максаты – республикада инновация эшчәнлеген шәбәйтеп җибәрү, дип белдерә аны оештыручылар. Шушы максаттан Татарстанда үз идеяларын тәкъдим итеп грант алырга һәм алга таба үз эшләрен тагын да киңрәк җәелдерергә теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Әйтик 2005 елгы конкурска 490 проект катнашкан булса, узган ел бу сан 1696 га җиткән. Ә 7 ел эчендә барлыгы 7090 проект тәкъдим ителгән һәм шулар арасыннан 754 проект җиңүче дип табылган.

Әмма бу кадәр проект тәкъдим ителеп аның бер өлеше премиягә лаек дип табылса да, бу идеяләрнең шактые гамәлгә ашмаганга да ошый.

Проектларны сыйфатлы итү өчен бәйге шартлары кырыслатыла. Оештыручылар бу хакта ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә, быелгы бәйгегә катнашу шартларын кискен үзгәртү моны дәлилләп тора.

Бәйгегә чит илләрдән катнашырга теләүчеләр дә бар.

Бәйгегә чит илләрдән катнашырга теләүчеләр дә бар.

Татарстан инвестиция-венчур фонды җитәкчесе Айнур Әйделдинов сүзләренчә, моннан ары бары тик республика яисә Русиянең конкрет берәр оешмасында гамәлгә ашырылачагын раслаган проектлар гына кабул ителәчәк.

Без хәзер тиешле максатыбызга ирештек дип уйлыйм, инновация идеяләренә карата кызыксыну туды, моннан соң сыйфат ягына игътибар итәргә кирәк, дип белдерде ул министрлар кабинетында үткән брифингта.

Димәк моңа кадәр уздырылган 7 бәйгедә сыйфатлы идеяләргә түгел, тормышка ашмастай проектларга игътибар күбрәк бирелгән булып чыга.

Иновация идеяләре бәйгесендә тәкъдим ителгән проектларга бәяне, төп белгечләр оешмасы буларак, Татарстан фәннәр академиясе галимнәре бирәчәк.

Җыелышта катнашкан әлеге академия президенты Әхмәт Мазһаров фикеренчә, моннан алдагы елларда инновация проектларын тәкъдим иүчеләр күп санда булса да, алар арасында сыйфатлылары алай ук күп дип әйтеп булмый.

Бәйге шартлары кырыслатыла

"Быелгы бәйгенең шартларын кырыслату бик урынлы. Чөнки күп кенә проектлар хәтта табигать кануннарына каршы килә. Проектлар шулай ук тәҗрибә үткәрелмичә генә тәкъдим ителә. Күп кенә мөрәҗәгатьләр интернеттан җыелган мәгълүматларга нигезләнеп кенә әзерләнә. Бу идеяләрнең тормышка ашардаймы-түгелме икәнлеге фәнни яктан тикшерелеп каралмый. Мөрәҗәгать шартларын кырыслаткач, быелгы проектлар санында кимү булыр дип уйлыйм", диде Мазһаров.

Моннан алдагы бәйгеләрдә кайсы инновация проектлары җиңүгә ирешкән?

Узган еллардагы бәйге җиңүчеләрен мин аерып карарга теләмәс идем, алар чыннан да үз идеяләре белән кызыклы проектлар уйлап табучылар, дип белдерде Әйделдинов Азатлык хәбәрчесенә. Тик шулай да бер тармакта уңышлы гына эшләп киткән инновация проекты белән таныштырып үтте.

Мисал өчен Түбән Камадан бер оешманы әйтеп үтәргә була. Алар бүгенге көндә “Түбән Кама нефтехим” ширкәтеннән чимал алып үзләре яңа әйбер җитештерәләр. Аларның бу әйберләре полиуретан дигән бер маддәдән гыйбәрәт. Бу әйбернең катысы трассалардагы торбаларны җылыту өчен, ә йомшагы автомобильләрнең утыргычлары өчен файдаланыла.Үткән елны бу ширкәт 150 миллион сум товар әйләнеше белән тәмамлады. Әлеге ширкәтне бер нефть химиясе өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан бер кеше белән, югары уку йортының химия технология бүлеген тәмамлаган ике студент корып җибәрде. Алар бу темада инновация идеясе тәкъдим итте, без аларны күтәреп алып ярдәм күрсәттек һәм нәтиҗәдә алар бу юнәлештә эшләп китте, дип белдерде Татарстан инновация-венчур фонды җитәкчесе Әйделдинов.

Быелгы бәйге 3 этапта һәм 8 номинациядә үтәчәк. Нәтиҗәләр 30 декабрьдә игълан ителәчәк. Инновация идеясе өчен булдырылган премияләр 5 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр.

XS
SM
MD
LG