Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:17

Оренбурда татар ашлары бәйгесе үтте


Бәйгедә катнашкан Динара Шәмсетдинова үз гаиләсе белән

Бәйгедә катнашкан Динара Шәмсетдинова үз гаиләсе белән

Оренбур татарлары халык ашлары пешерү ысулларын саклау һәм буыннан-буынга тапшыру максатында өлкә бәйгесе үткәрде.

Оренбурның “Алга” татар яшьләре оешмасы әгъзалары быел татарлар үткәргән бәйге-бәйрәмнәрдә зур активлык күрсәтә: татар телен өйрәнү дәресләренә күпләп йөри, җыр бәйгеләрендә катнашып җиңүләр яулый, татар театрының спектакльләренә йөри, ә инде “Татар кызы-аш остасы”, дигән бәйгене үзләре икенче тапкыр үткәрде.

Бәйгенең максаты - татар халык ашларын пешерү ысулларын саклау һәм аларны буыннан-буынга тапшыру иде. Төрле районнардан катнашучы ун кыз бәйгенең дүрт номинациясендә ярышты.

Кызлар татар халык ашларын җыр-бию белән бергә тәкъдим итте.

Дүсмәт авылыннан бавырсак пешерүче Галия Ишкәева

Дүсмәт авылыннан бавырсак пешерүче Галия Ишкәева

Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвеше белән бәйле. Мәсәлән, бавырсак пешерүче Галия Ишкәева - Дүсмәт авылыннан. Бу авыл кызларының уңган хуҗабикә булуларыннан тыш, җыр-биюгә оста икәнлекләре турында да беләләр.

“Өйрәним әле, лаеклы ялга чыккач оныкларымны да сыйлармын”, дип шаяртты Галия Ишкәева.

Жюри әгъзалары үз эшләрен башкарган вакытта, төрле дәрәҗәдәге җыр бәйгеләрендә җиңүләр яулаган Иләк районы Озерки авылы кызы Нәдия Мусина тамашачыларны үзенә җәлеп итте.

Татар кызлары төрле вакыйгалар уңае белән табынга куяр өчен әллә никадәр ашамлыклар пешереп алып килгәннәр.

“Туй табынын чәк-чәк белән катламасыз күз алдына китерү мөмкин түгел”, дип сүзен башлады Рузилә Миңголова.

"Иң яхшы кайнар аш" номинациясендә җиңгән Юлия Габдрәхимова

"Иң яхшы кайнар аш" номинациясендә җиңгән Юлия Габдрәхимова

Татарлар элек-электән иген иккән, шуңа күрә күбрәк ашлар оннан булган.Дүрт номинациядән торган бәйге өчен пешереп китерелгән татар халык ашлары да оннан иде. Ашамлыкларны тәкъдим итү дә игътибарсыз калмады. “Бу бәйрәмебез ана телендә башланды, азыкларны үз телебездә тәкъдим итү дә күңелне күтәрде. Кызларыбыз алдан ук, нәрсә пешерәбез дип уйлап йөргәннәрдер, чөнки безнең милли азыкларыбыз күп, шулкадәр төрле һәм алар буыннан буынга бирелеп килә, һәрбер гаиләнең үз сере бар. Кемдер әбисеннән отып калган, кемдер әнисеннән өйрәнгән, бу ашамлыкларны алар үзләренең гаиләләренә алып керәчәк. Шундый уй-фикерләрегез белән килгән өчен рәхмәт сезгә”, дип сүзен йомгаклады жюри әгъзасы Нур Хөсәенов.

Жюри рәисе Нурия Кәримова Әхмәт бай Хөсәенов исемендәге төбәк татар эшмәкәрләре исеменнән бүләкләр тапшырды. Бүләкләр дә саллы иде - ашамлыклар пешерү өчен җиһазлар булды.

Оренбур татар яшьләре үз халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу өчен чараларның төрлесен кулланырга тырыша.
Бәйгедә катнашучылар барысы бергә

Бәйгедә катнашучылар барысы бергә

XS
SM
MD
LG