Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югалган Ренат эшендә әлегә Бастрыкин да ярдәм итә алмады


Ренат Шәвәлиев
Ренат Шәвәлиев

Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Алия Шәвәлиева өч ел элек милиция алып киткәннән соң юкка чыккан улына нәрсә булганын ачыкларга тели.

Татарстан милициясе 23 яшьлек Ренатны милициядән качкан дип игълан итә һәм аның юкка чыгуы турында җинаять эшен кузгатырга теләми. Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга соңгы өметен баглап, 21 мартта Шәвәлиева Бастрыкин белән очрашты. Барыбер булмады.

“Качып киткән ул”

Алия Шәвәлиева гаиләсе кичергән коточкыч фаҗига турында Азатлык 31 март көнне хәбәр иткән иде. 2008 елның 26 декабрендә Ренат Шәвәлиев Яшел Үзән милициясе хезмәткәрләре тарафыннан кулга алына. Әнисе Алия милиция бүлегенә килеп улының нәрсә өчен тоткарланганын ачыкларга тели. Ләкин аңа беркем берни аңлатмый.

Кичен ул яңадан милиция бүлегенә килә. Бу юлы анда кизү торучы бер хатын аңа “Улыгызны чыгардык. Ул өенә кайтып киткән”, дип җавап кайтара. Әмма Ренат өйгә кайтмый. Ике көн узгач, милиция хезмәткәрләре Алия Шәвәлиевәгә Ренат милиция бүлегеннән качып киткән дип аңлата.

Ләкин Алия ханым милиция сүзләренә ышанмый. “Инде өч елдан артык вакыт узды. Улым бер генә хәбәр булса да, җибәрер иде. Ә милиция аны эзләргә теләмәде. Күпме хат яздым, күпме еладым, күпме ишек шакыдым! Берсе дә булмады”, ди Шәвәлиева.

Эш ачылды да ябылды

Сергей Назаров эше бөтен дөньяга шаулагач, Шәвәлиевләр гаиләсендә янә өмет чаткысы уяна. Казанга Александр Бастрыкин киләчәген белгәч, Алия ханым аның белән очрашуга языла. Бастрыкин аңа улының юкка чыгуы турында җинаять эшен ачарга вәгъдә итә.

“Мәскәү түрәсе Казаннан китеп тә өлгермәде, 22 мартта җинаять эше ачылды да. Ә 23 мартта аны инде ябып та куйганнар”, дип сөйли Алия Шәвәлиева. Моны ул Яшел Үзәннең тикшерү идарәсендә белгән.

“Димәк, Бастрыкин күрсәтмәсе белән эшне әүвәл ачканнар, ә икенче көнгә инде ябып та куйганнар, булып чыга? Әле ярый, мин Бастрыкиннан соң Татарстан прокуроры Кафил Әмировка бардым. Күрәмсең, шунда баруым ярдәм иткәндер. Март азагында җинаять эшен кабат ачтылар”, ди Шәвәлиева.

“Улымны күмеп куяр идем...”

Хәзер Ренат Шәвәлиевнең юкка чыкканын Яшел Үзән тикшерүчесе Арслан Ризатдинов тикшерә. Без аның белән элемтәгә керергә тырыштык. Ләкин эштәге телефоны җавап бирми, ә кесә телефонын идарәдә әйтергә теләмәделәр.

“Ул яшь егетнең нәрсәгә дә булса ирешә алуына ышанмыйм. Карга күзен карга чукымый. Ничек инде ул моннан өч ел элек ачыла алмаган эшне кузгатып, чын дөреслекне казып чыгарсын?” ди Алия Шәвәлиева.

Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге җинаять эшендә Ренат милиция бүлегеннән качкан дип санала.

“Ничек качып китә алсын ул? Ул бүлектәге ишекне ачар өчен, күрше бүлмәгә кереп ниндидер төймәгә басарга кирәк. Мин ул ишекне күрдем! Әле тагын Ренатны ике кеше иректә күргән дип сөйлиләр. Соң алай булгач, нигә тапмыйлар соң аны?”

Алия Шәвәлиева сөйләвенчә, ул инде бернәрсәдән дә курыкмый.

“Мин инде дөреслеккә ирешә алуымны көтмим дә. Иң мөһиме, улымның рухы тыныч булса иде. Ичмасам, гәүдәсен кайтарып аны күмеп куяр идем. Ә бит аңа золым кылган кешеләр әле һаман да эшлиләрдер. Бүтән аналарның балаларына шундый ук зыян китермәсләр дип кем әйтә ала?..”
Улын полициядә югалткан анага ярдәм итүче юк
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:29 0:00
XS
SM
MD
LG