Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән, Ямал-Ненец һәм Ханты-Мансий төбәкләрендә өч көнлек матәм игълан ителде


Русиянең өч төбәгендә Төмән янында очкыч казасы корбаннарын искә алу уңаеннан 4-6 апрель матәм көннәре дип игълан ителде. "ЮТэйр" ширкәтенең ATR-72 очкычы дүшәмбе иртән Төмәннең "Рощино" һава аланыннан күтәрелгәч тә җиргә төшеп икегә ярылды. 31 кеше һәлак булды, исән калган 12 кеше авыр хәлдә хастаханәдә.

Төмән өлкәсе, Ямал-Ненец һәм Ханты-Мансий автоном бүлгәләрендә күңел ачу чаралары һәм күңелле тапшырулар тыелган. Фаҗига урынында дога кылынды. Сишәмбе көнне 13 мәетнең кем булганы ачыкланган.

Һәлакәт сәбәпләре очкычның кара тартмалары тикшерелгәннән соң игълан ителәчәк.
XS
SM
MD
LG