Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:17

Тикшерү комитеты Мәскәүдә “Качалово” базарын ябарга кушты


"Качалово" базары

"Качалово" базары

Русиянең тикшерү комитеты кичә янгын чыккан Мәскәүнең “Качалово” базарын ябарга кушты.

Базарның төп бинасына кушып салынган ике катлы корылмада янгында 17 кеше һәлак булды. Алар барысы да канунсыз эшләгән Үзбәкстан ватандашлары булган.

Базарда янгынга каршы тәртипләрне үтәмәүчеләр һәм ул кешеләрнең Мәскәүдә рөхсәтсез яшәүләре өчен гаепле булганнар җәза алачак, диелгән комитет белдерүендә.

Фаҗигане тикшерү өчен ачылган җинаять эше белән бәйле ике кеше кулга алынган.

XS
SM
MD
LG