Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия президенты Борис Тадич урыныннан китүен белдерде


Сербия президенты Борис Тадич
Сербия президенты Борис Тадич
Президентлык мөддәте ел азагында гына тәмамланган Сербия илбашы Борис Тадич бу вазифадан вакытыннан алда китеп майда үтәчәк сайлауда кабат президентлыкка дәгъва итү нияте турында белдерде. Бу хакта гаризаны ул иртәгә үк Сербия парламенты рәисенә тапшырачак, дип көтелә.

6 майда илдә парламент һәм президент сайлавы үтәчәк.

Күзәтүчеләр, Тадичның бу адымы үзе җитәкләгән Демократик партиянең абруен үстерү ниятенә бәйле, дип фаразлый. Соңгы вакытларда аның популярлыгы кимеде. Халык оппозициядәге Прогрессив фиркага күбрәк тартыла башлады.
XS
SM
MD
LG