Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:26

Казакъстанда "Аллаһ" аракысы сатыла башлады


Казакъстанның Семей шәһәре кибетләренә сатуга "Аллаһ" исемле аракы чыкты.

Шешә бөкесендә гарәпчә язуны күргән сатып алучылар шәһәрнең имамнарына барган. Дин әһелләре бөкедә "Аллаһ" исеме булганын раслаган һәм моңа ачу вә нәфрәт белдергән.

Аракы Актүбә шәһәрендә ясалган. Әмма аны җитештерүче ширкәт бөкегә язуларның Русиядән килүен белдерде. Бу аракыны сатуны тыю турында әлегә хәбәрләр юк. Аның бәясе биш доллар чамасы.

XS
SM
MD
LG