Accessibility links

Төркия мәхкәмәсендә 1980 елгы хәрби фетнә җитәкчеләре эше башланды


Әнкара мәхкәмәсендә 1980 елда булган хәрби фетнәне оештырган һәм соңыннан президент булган хәрби көчләр башлыгы Кенан Әврән һәм хәрби һава көчләре башлыгы Таһсин Шаһинкая эшен карау башланды. Алар икесе дә 1980 елның 12 сентябрендә хөкүмәтне бәреп төшерүдә гаепләнә.

Ул чорда 50 кешегә үлем җәзасы бирелде, миллион ярым кеше кулга алынды, аларның йөзләгәне төрмәләрдә үлде. Илдә хәрби идарә хакимияте вакытында аннан да күбрәк кеше хәбәрсез югалды.

94 яшьлек Әврән һәм 87 яшьлек Шаһинкая саулыклары начар булуы сәбәпле мәхкәмәгә килмәде. Белдерелгән җинаятьтә гаепле дип табылса да аларның гомерлек җәзаны алу ихтималы бик кечкенә.

Әнкара мәхкәмәсе алдына йөзләгән кеше җыелды. Бер үк вакытта премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоганның хакимиятен бәреп төшерү ниятендә гаепләнгән йөзләгән хәрби офицерның да хөкем эшләре дәвам итә.

1923 елда Госманлы империясе җимерелеп Мостафа Кемал Ататөрк җитәкчелегендә Төркия җөмһүрияте төзелгәннән бирле хәрбиләр үзләрен дәүләтнең дөньяви нигезен саклаучылар дип санады. Хөкүмәткә каршы хәрби фетнәләр 1960, 1971 һәм 1980 елларда булды.

1997 елда хәрбиләр басымы астында Төркиянең күпчелеге исламчылар тәшкил иткән хөкүмәт вазифасыннан китте.

1980 елда хәрбиләр фетнәне Төркияне көч кулланудан саклап калу максаты белән оештыруларын аңлатты.
XS
SM
MD
LG