Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күптән иреккә чыккан Айгөл Мәхмүтова җинаять эшен яптырырга тели


Айгөл Мәхмүтова
Айгөл Мәхмүтова

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе билгеләнгән вакыт чыгу сәбәпле Айгөл Мәхмүтова эшен ябарга җыена. Айгөл үз өстеннән гаепнең тулысынча алынуын таләп итә.

Иреккә чыгарылуына бер елдан артык вакыт узган Айгөл Мәхмүтованың эше узган атнада Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә каралып чыгарылган карарның дөреслеген тикшерү өчен кабат хөкемдарлар коллегиясенә җибәрелде.

Айгөлнең адвокаты Юрий Зак эшнең туктатылуына өмет зур, диде.

“Кызык вазгыять килеп туды монда. Хөкем карарын әле дә тикшерәләр, гәрчә Айгөл утырып чыкты инде. Эшне тикшерү вакыты чыгуы сәбәпле ябып кую ихтималы зур. Моның өчен Айгөлнең ризалыгы кирәк. Белүемчә, Айгөл моңа каршы. Ул эшне япканда гаепнең тулысынча үз өстеннән алынуына кадәр көрәшмәкче”, ди адвокат.

Мәскәүдәге “Судьба Кузьминок” исемле район газеты баш мөхәррире, чыгышы белән Башкортстаннан булган Айгөл янау белән акча таләп итүдә һәм ялган белән аны үзләштерүдә гаепләнеп, 2008 елның сентябрендә 5 ярым елга төрмәгә хөкем ителгән иде.

2011 елның гыйнварында ул вакытыннан алда иреккә чыгарылды.

Айгөл үзе, адвокатлары һәм хокук яклаучылар аңа белдерелгән гаепләүне ялган дип саный.

Айгөл Мәхмүтованың адвокаты Юрий Зак
Айгөл Мәхмүтованың адвокаты Юрий Зак
Район газетын чыгарганда Айгөл эчке эшләр идарәсе һәм "Гадел Русия" белән бергә канунсыз машина кую урыннары һәм гаражлар турында мәгълүмат җыеп аны бастырып чыгара.

Нәтиҗәдә Мәскәүнең берничә районында машиналар канунсыз куелган 50 урын барлыгы ачыклана, төрле тикшерүләр оештырыла. Әмма беркем дә җинаять эше ачмый, киресенчә, канун бозуларны фаш иткән яшь кыз колониягә җибәрелә.

Хөкем карары дөрес түгел дип табыла калса да моның өчен беркем дә җавап тотмаячак.

“Русиядә дөрес карар чыгармаган хөкемдарны җәзага тарту өчен, аның бу карарны чыгарганда ук аның ялгыш булуын исбатларга кирәк. Бу мөмкин түгел. Һәр кешенең, шул санда хөкемдарларның да үз сүзен әйтергә һәм хата ясарга хокукы бар. Ничә хөкемдар булса - шул кадәр караш була ала. Кануннарны да бер хөкемдар бер төрле, икенчесе икенче төрле аңлата”, диде Азатлыкка адвокат Юрий Зак.

Аның сүзләренә караганда, Айгөл бүгенге көндә укуын һәм үз эшен дәвам итә. Аның көндәлек тормышы һәм эшенә чикләүләр юк.
XS
SM
MD
LG