Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:15
Мәскәү өлкә думасы Сергей Шойгуны өлкә губернаторы итеп раслады. Утырышта катнашкан барлык 46 депутат аны хуплап тавыш бирде. Шойгу үз чыгышында Мәскәү өлкәсе халкының тормышын яхшыртыр өчен кулыннан килгәнне эшлиячәген белдерде.

Өлкәнең хәзерге башлыгы Борис Громов мөддәте тәмамланганчы 11 майга кадәр үз вазифасын башкарачак. Ул бу урында 2000 елдан бирле эшли.

Кичә Русия президенты Дмитрий Медведев Мурмански өлкәсе губернаторы Дмитрий Дмитриенконың вәкәләтләрен туктату турында фәрманга кул куйды. Дмитриенко урыныннан "үз теләге белән" киткән, дип хәбәр ителә.

Русиядә төбәк башлыкларын сайлауны кире кайтару турында сөйләшүләр бара. Президент Медведев тәкъдим иткән бу канунны Дәүләт думасы апрельдә караячак.

XS
SM
MD
LG