Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тагын бер татар түрәсе эшеннән алынды


Ленинград өлкәсе вице-губернаторы Рәшид Исмәгыйлев прокуратура тикшерүеннән соң эшеннән алынды.

“Дәүләт вазифасында булганда Ленинград өлкәсе вице-губернаторы Рәшид Исмәгыйлевнең шулай ук өлкәнең сәүдә-сәнәгать пулаты президенты һәм идарә рәисе булып торганы, ягъни эшмәкәрлек белән шөгельләнгәне ачыкланды”, диелгән прокуратура белдерүендә.

Исмәгыйлев шулай ук үзенең һәм хатынының 2010 елда керемнәрен яшерүдә гаепләнә.

Красноуральски шәһәрендә туган Рәшид Исмәгыйлев Казан Дәүләт Университетының юридик факультетын, Халыкара икътисад һәм сәүдә институты һәм тышкы сәүдә академиясенең югары коммерция мәктәбен тәмамлаган.
XS
SM
MD
LG