Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Полиглот" бәйгесенең финалы үтә


Казанның "Идел" яшьләр үзәгендә 4-7 апрель көннәрендә Русиякүләм узган чит телләр бәйгесенең финалы үтә.

Чараны Казан Федераль Университетының "Казан 2013" башкарма идарәсе һәм Татарстан студентлары лигасы оештыра. Бәйгенең финалы барышында 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиадада тәрҗемәчеләр булып эшләр өчен ихтиярилар да сайлап алыначак.

"Полиглот 2013" бәйгесендә ике номинациядә чит телләр мәктәпләрендә укучылар һәм төп һөнәрләре телләр булмаган студентлар катнаша. Бәйгедә катнашуның төп шарты инглиз телен һәм икенче тел буларак алман, француз, испан, кытай йәки гарәпчәне белү булып тора.

Финалда Русиянең 27 югары уку йортыннан 141 студент катнаша. Алар арасында Татарстан, Мәскәү, Самар, Уфа, Ижау, Йошкар-Ола, Оренбур, Сембер, Екатеринбур, Чебоксар, Пенза, Сарански, Волгоград һәм Сарытаудан студентлар бар.

Бәйгедә катнашучыларның Казанда үтәчәк Универсиадада гына түгел, Русиядә уздырылган башка халыкара спорт чараларында тәрҗемәче булып эшләү мөмкинлекләре бар.
XS
SM
MD
LG