Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер көндә Сүриядән Төркиягә 1000ләп кеше качкан


Төркиянең Сүрия белән чик буенда качаклар лагерендә
Төркиянең Сүрия белән чик буенда качаклар лагерендә
БМО һәм Гарәп лигасының Сүриягә махсус вәкиле Кофи Аннан сүзләренә караганда, Сүрия хөкүмәте һәм оппозиция көчләре 12 апрельгә кадәр көч куллануны туктату турында килешүгә ирешәчәкләрен белдергән. Аңарчы хөкүмәт көчләрен халык яшәгән урыннардан чыгару каралган.

Димәшк гаскәрләрне чыгара башлавы турында белдерә, әмма көч куллану кимеми. Соңгы бер тәүлектә бер меңнән артык кеше Сүриядәге бәрелешләрдән сыену сорап Төркиягә килгән. Барлыгы качаклар саны 21 меңнән артты. Күпләр Үрдүнгә китә.

Димәшккә көч куллануны туктату килешүенең үтәлүен күзәтү өчен БМОның 250 кешелек вәкилчелеге бара.
XS
SM
MD
LG