Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Сөенче" исемле татар газеты чыга башлады


Башкортстан татар вакытлы матбугаты тагын бер басмага ишәйде. Уфада “Сөенче” исемле атналык газета чыга башлады. Ул дәүләтнеке түгел, ә татар эшкуары ярдәме белән нигез салынган хосусый басма.

Башкортстанда татар вакытлы басмалары күп дип әйтеп булмый. Дәүләт тарафыннан финансланган берничә газет белән журнал бар, шулай ук хосусый нигездә нәшер ителүче бер-ике газет, шуның белән вәссәлам. Әле шул бармак белән генә санарлык газет-журналларны алдыручылар саны да күп түгел. Соңгы елларда алар абунәчеләре санын кисәк югалтты.

Шушы хәлдә Уфада хосусый башлангычта яңа газет чыгара башлауны батырлык дип санарга кирәктер. Менә минем кулда “Сөенче” дигән бик матур исемле газетның беренче саны. Кулга алуга ук күңелгә җылылык бөрки ул. Аның оештыручысы һәм баш мөхәррире – Зөлфия Сафина. Ул укытучы да, журналист та булган. Хәзер инде менә шәхси эшкуар сыйфатында татарча газет чыгаруга керешә. Аның урынбасары – Башкортстанның атказанган укытучысы Фәридә Шәфыйкова.

Рәүф Идрисов
Рәүф Идрисов
Газетта шеф-мөхәррир дигән вазифа да бар икән. Бу йөкне филология фәннәре кандидаты, Башкорт дәүләт университеты мөгаллиме Рәүф Идрисов тарта. Ул үзе дә соңгы елларда журналист буларак киң танылды. Яңа газетта аның язмалары да зур урын алачак.

“Газетыбыз һәртөрле зәвыкка җавап бирерлек булачак, - ди Рәүф әфәнде. – без аны чын халык газеты дәрәҗәсенә күтәрергә телибез, чөнки башка басмалар бар кешене дә канәгатьләндерми. Мәсәлән, шул ук дәүләт газетларын алсак, алар артык рәсми язмалар белән тулы. Ә сары басмалар сенсация артыннан куа. Безнең газет исә яктылыкка өндәүче һәм зыялы газет була.

— Димәк басмагыз һәртөрле яшьтәге һәм һәр даирә укучыларга тәгаенләнә?

— Әйе, бу шулай. Бездәге рубрикалар исемнәрен карасаң, анда төрле темалар күтәрелә. Галимнәр, укытучылар өчен дә файдалы ул. Аннан хуҗабикәләргә дә исәпләнгән. Дин, әхлак темалары да – үзәктә. Нәфис әдәбиятка да зур урын биреләчәк. Балалар өчен “Күчтәнәч” дигән махсус бит тә бар.

— Рәүф әфәнде, һәр басманың уңышы аның каләм әһелләренең сәләтенә, көченә бәйле. Бармы алар сездә?

— Әлбәттә, без бу мәсьәләдә бик нык әзерлек алып бардык. Баш мөхәррир дә, аның урынбасары да тәҗрибәле татар укытучылары булу өстенә сәләтле журналистлар да. Аннан яңа сүз, заманча фикерләр булсын, дип без талиплар арасыннан да бер төркем сәләтле яшьләрне тупладык. Төрле районнарда да безнең үз хәбәрчеләребез булачак. Алай гына да түгел, безнең редколлегия әгъзалары да атаклы кешеләр. Чит илләрдән дә милләттәшләребез безнең белән хезмәттәшлеккә әзер. Мисал өчен, Швециядән Түркәр Соуккан, Америкадан якташыбыз, Аскын кызы, композитор Мәсгудә Шәмсетдинова, Австралиядән Суфия Вәли, шулай ук Финляндиядән дусларыбыз безгә язмаларын җибәреп торачагын ышындырды. Киләчәккә максатларыбыз зурдан. Милләтебезгә хезмәт итәсе, аның рухын баетасы килә.

Шулай итеп Башкортстан татар вакытлы матбугаты тагын бер зур максатлар куючы басмага артты. Газет әлегә Башкортстан каталогына кертелгән һәм ул даими төстә быел 1 июльдә басыла башлый. Аның индексы – 50672.
XS
SM
MD
LG