Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әсгать Сәфәров вазифасыннан китәргә гариза язуын раслады


Әсгать Сәфәров
Әсгать Сәфәров
Татарстан эчке эшләр идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров бу вазифадан китәргә теләк белдереп гариза язуы турындагы хәбәрләрне раслады. Бу хакта ул эчке эшләр идарәсенең Татарстан бүлеге җитәкчләре алдында белдерде.

"Дальний" эчке эшләр бүлегендә булган хәлләрдән соң урынымнан киткән булсам, хезмәттәшләремә хыянәт итү булыр иде. Мин китәм, калганын сез эшләгез кебек булыр иде. Хәзер инде миннән торганы барысы да эшләнгәч, гаепле булганнар җавапка тартылгач һәм алга таба мондый хәл булмасын өчен чаралар күрелгәч мин китәм", диде Сәфәров.

Казандагы "Дальний" полиция бүлегенә ябылган 52 яшьлек Сергей Назаровның үлеменнән соң Казан хокук яклау үзәге һәм "Агора" төбәкара хокук яклау оешмасы матбугат чаралары аша Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровны эштән алуны таләп итеп Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать иткән иде.
XS
SM
MD
LG