Accessibility links

Кытайда террорга бәйле булучыларның исемлегенә алты уйгыр кертелде


Кытайда җәмәгатьчелек иминлеге министрлыгы террорга бәйле булуда шикләнелгән кешеләр исемлегенә алты уйгыр кертелде, дип хәбәр итте. Рәсмиләр аларны илдә тыелгын Көнчыгыш Төркестан ислам хәрәкәте әгъзаләре булуда фаразлый. Әлеге хәрәкәт Кытайның Синҗән-Уйгыр автоном районында көч куллануга чакыра һәм сугышчылар эзерли, дип санала.

Күпчелеге уйгырлар яшәгән бу төбәктә узган елның җәендә хәлләр аеруча кискен булды. Уйгырлар үзләрен тарихи ватаннарыннан куылу тырышлыклары өчен хакимияткә каршы чыкты. Пекин исә бәрелешләрне һәм көч куллануны уйгыр исламчылары оештырды, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG