Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:12

Сараево 11541 корбанны искә алды



6 апрель көнне Сараевода Босния сугышы башлануга 20 ел тулу уңаеннан матәм чаралары үтте. Нәкъ 20 ел элек, 1992 елның 6 апрелендә Сараево каласы серб көчләре тарафыннан камауга алына. 44 ай дәвам иткән камауда 11541 кеше, шул исәптән 643 бала корбан була.

Шушы вакыйгадан башланган, хәзерге чорның иң канлы низагы саналган Босния сугышында барлыгы 100 меңнән артык кеше һәлак була, 2 миллионнан артык кеше торган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр була.

Язмыш шуклыгы дигәндәй, Сараево тамашасына кызыл урындыклар Сербиядән китерелде.

Язмыш шуклыгы дигәндәй, Сараево тамашасына кызыл урындыклар Сербиядән китерелде.

Җомга көнне Босния һәм Һерцеговина башкаласында камау корбаннарын искә алу ниятеннән матәм концерты үтте. Сараево үзәгендә урнаштырылган 11541 буш кызыл урындык алдында Босния режиссеры Харис Парсовичның “Сараевоның кызыл сызыгы” дип аталган музыкаль-шигъри әсәре башкарылды. Язмыш шуклыгы дигәндәй, бу кызыл урындыклар Сербиядән китерелде.

Азатлык радиосы бу чарадан туры трансляция тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG