Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:40

Төмәндә очкыч казасы корбаннары истәлегенә машина йөреше оештырыла


Дүшәмбе көнне булган ATR-72 очкычы һәлакәтендә үлгәннәр истәлегенә бүген Төмәндә машина йөреше оештырыла. Төбәктә игълан ителгән өч көнлек матәмнең соңгы көнендә машиналар Төмәннең бер урамында җыелып шәһәр читенә каза булган урынга барачак. Анда чәчәкләр салыначак һәм һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алыначак.

Төмәннең Хәтер мәйданында да бүген матәм чарасы узды.

Очкыч "Рощино" һава аланыннан күтәрелеп берничә минут узгач җиргә төшеп ярылды. 37 кеше һәлак булды, 12 кеше авыр хәлдә хастаханәгә салынды.

XS
SM
MD
LG