Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:14

“Новая газета” хезмәткәре Ирек Мортазин, Әсгать Сәфәровка Мәскәүдән эштән китү гаризасы язарга фәрман бирелгән, дип әйтә. Сәфәровның китүе Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев даирәсен көчсезләндерәчәк ди ул.

Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров үзен вазифаларыннан азат итүне сорап гариза язуын раслады. Ничек уйлыйсыз, Сәфәровны бу адымга барырга нәрсә этәргән? Кайбер мәгълүмат чаралары Мәскәүдән көчле басым булган икән дип тә язып чыкты.

– Мин ниндидер басым булгандыр дип уйламыйм. Аңа үзенә рапорт язып китәргә дигән фәрман бирелгән. Әгәр алай булмаса, ул хурлык белән бу урыннан куылган булыр иде. Чөнки, 23 март көнне мәгълүмат чараларына интервьюсында Сәфәров үзенең яллы хезмәттәге кеше икәнлеген һәм аны эшеннән фәкать өстәге җитәкчесе генә эштән ала алуын белдергән иде. “Фәрман булса мин аны үтәячәкмен”, дип әйтте. Мин нәкъ шундый фәрман булган һәм ул аны үтәгән дип уйлыйм.

Ирек Мортазин

Ирек Мортазин

Мин бу урыннан Сәфәровүзе китәргә теләгән дип уйламыйм. Аңа “Дальний” полиция бүлегендә җәзалаулар фаш ителгәннең беренче көнендә үк гариза язу кирәк иде. Ул вакытта аның адымы чын ирләрчә булыр иде. Аның хәзер, ул вакытта киткән булсам, каты бәгырьле булуымны күрсәтер иде, дип сөйләнүе көлке. Бу бит башка хезмәткәрләргә ышаныч белдермәүне күрсәтеп тора. Янәсе, башкалар ниндидер чаралар күрә алмаячак. Алай булгач, нигә соң ул бөтен нәрсә дә үзеннән генә торган андый система булдырган? Бездә алыштыргысыз кешеләр юк һәм Сәфәров моны бик яхшы белеп тора. Бу вазифада калу өчен ул соңгы минутка кадәр бөтен чараларны күрергә тырышкан дип уйлыйм мин.

– Сәфәров китә калса, республикадагы хокук саклау системасын төптән яхшы белгән җитәкче дә китә дигән сүз түгелме?

– Республиканың эчке эшләр министрының Татарстандагы бөтен эчке сәясәтне белүе минус булып тора. Чөнки ул бу тармакның төп максаты - кешеләр иминлеген саклау белән шөгыльләнәсе урынга хакимияткә генә хезмәт итә башлый. Әгәр аның урынына Татарстандагы сәяси системаны бөтенләй белми торган кеше килсә, бу республика өчен күпкә яхшырак булачак.

Мин бу тармак башлыгы итеп республикадагы сәяси уеннарны бөтенләй белми торган кеше куелыр дип уйламыйм. Элек Татарстан эчке эшләр министры урынбасары булган, хәзер Русия эчке эшләр министрлыгында оештыру-аналитика департаменты башлыгы Артем Хохорин республикага кире кайтарылыр дигән сүзләр йөри. Мин шулай ук бу урынга Фаяз Шабаевның каралганлыгын да беләм.

Алыштыргысыз кешеләр юк. Мин алар бу тармакка Сәфәровка караганда начаррак җитәкчелек итәрләр дип уйламыйм. Сәфәровның сәясәттә катнашуы күзгә бәрелеп тора иде. Бу эчке эшләр министрлыгының төп максатын үтәү – кешеләр иминлеген саклау өчен файдага булмады.

Сәфәровның алынуы Татарстандагы сәяси вәзгытьтә зур үзгәрешләргә китерәчәк. Сәфәров Шәймиев кланы дип аталган даирәнең бер күренекле вәкиле иде. Сәфәров еш кына, уйлавымча, Шәймиев командасының ачыктан-ачык җинаятьчел булган эшләрен йомып калды.

Мин үзем, җинаять эше кузгатылырга тиеш булса да, аны ачмаска дигән ике күрсәтмә булуын беләм. Сүз кытай автобусларын алу һәм Казан мэрының кышкы каникулга ялга очуы турында бара. Мин бу очракларны ни өчен яхшы беләм, чөнки шикаятьләрне үзем язган идем. Аларны тикшерү өчен бернинди чаралар да күрелмәде.

Сәфәров китсә, Шәймиев даирәсендәге ике төп уенчы: Илсур Метшин һәм ТАИФ компаниясе җитәкчеләренең берсе - Радик Шәймиевнең йогынтысы нык кимиячәк. Эчке эшләр идарәсенең яңа җитәкчесе элеккечә Метшин һәм Шәймиевкә җылы мөнәсәбәттә булыр дип уйламыйм. Алар йогынтысының кимүе Миңтимер Шәймиевнең Татарстандагы сәяси кырдан китүенә китерәчәк. Бүген ул бер аягы белән инде эштән киткән кебек булса да, икенче бер аягы белән Татарстандагы сәяси-иҗтимагый эшчәнлектә катнашырга тырыша һәм шулкадәр абсурд адымнар да ясала.

Мисал өчен, “Саклаучы” һәйкәле белән булган соңгы җәнҗалны гына алыйк. Башта аны Болгарда мәчет янына куярга булдылар, хәзер инде елга порты тирәсендә урнаштырырга карар кылдылар. Бу хәшәрәт белән кешеләрне өркетик инде алайса. Кешеләр белән киңәшеп тә тормадылар. Халыктан җыелган миллионлаган сумнарны ничек тотуны үзләре генә хәл итте, чөнки бу сын Шәймиевкә ошаган. Ул кадәр бик ошагач, аңа бу сынны Боровое Матюшинодагы бакчасына куясы иде. Бу һәйкәл йөзләрчә, меңнәрчә кешегә генә түгел, ә дистә меңнәрчә кешегә ошамаган иде бит. Аларның фикере белән исәпләшеп тә тормадылар.

– Кайбер сәясәтчеләр, әгәр Сәфәров китә икән, Мәскәү үз йогынтысын көчәйтәчәк һәм Татарстанга үз көнен үзе күрү тагын да кыенлашачак, дип белдерде. Бу белдерүләргә ничек карыйсыз?

– Мин күптән әйтем киләм инде һәм үземнең “Миңтимер Шәймиев Татарстанның соңгы президенты” дигән китабымда да Татарстан суверенитетының күптән мифка әйләнгәнен яздым. Бернинди суверенитет юк, ә үзләренең коммерция эшләрен һәм хакимлек итү мәнфәгатьләрен каплау өчен суверенитет турында сөйләүләр генә бар.

2000 еллар башында ук Татарстан суверенитетын бирделәр. Бүген әгәр Сәфәров китсә, нәрсәдер үзгәрәчәк, бәйсезлек тагын да йомшарачак дип сөйләнүләр – буш сүзләр. Мәскәү күптән инде барсын да хәл итә.

– Ирек, ничек уйлыйсыз, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Сәфәровның бу адымына күңеле белән риза булдымы микән?

– Рөстәм Миңнехановның республика өчен кирәкле һәм әһәмиятле эшләрне башкару өчен куллары нык бәйләнгән иде. Минемчә, Миңнехановка Шәймиев даирәсе республикада кешеләргә яхшы яшәү шартлары булдыру һәм Европа стандартлары тудыру өчен мөмкинлекләр бирмәде.

Мин беләм, Миңтимер Шәймиев үз урынына Рөстәм Миңнехановның калуын бер дә теләмәде. Шәймиевнең вәкаләтләре озайтылмаячагы билгеле булгач, миндә булган мәгълүматларга караганда, алар президент итеп йә Метшин, йә Сәфәровны куйдырырга тырыштылар. Бу урынга иң беренче чиратта Сәфәров каралган булган. Әмма барып чыкмады. Шәймиев фикерен исәпкә алмыйча гына карар кылдылар. Һәм нәтиҗәдә Миңнехановны бөтен яклап Шәймиев даирәсендәге кешеләр белән уратып алырга тырыштылар. Вице-премьер итеп Шәймиев туганы куелды. Идарәдәге йогынтылы урыннарда Шәймиев даирәсендәге кешеләр Метшин, Сәфәров калды.

Хәзер исә Миңнехановның йогынтысы көчәячәк. Татарстанны чыннан да Европа стандартлары үрнәгендә үстерү, халыкка яшәү өчен бик яхшы булган төбәк итү мөмкинлекләре ачыла. Чөнки Миңнеханов карарлар кабул иткәндә күпкә бәйсез булачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG