Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ташкентта Компьютер уеннары академиясе булачак


Үзбәкстанның Коммуникацияләр һәм информатика идарәсе башкалада 2012 ел азагында Компьютер уеннары академиясенең эшли башлаячагын игълан итте.

Академиядә “социаль һәм милли мәгънәгә ия уеннар” ясалачак, халыкара уеннар үзбәкчәгә тәрҗемә ителәчәк һәм компьютер уеннарын җитештерүче чит ил ширкәтләре белән хезмәттәшлек оештырылачак.

Академиядә гади халык өчен дәресләрдән алып җирле һәм халыкара конференцияләр оештыру каралган.

Президент Ислам Кәримов 2012 елны “Гаилә елы” дип игълан иткән иде. Академияне ачу да “Гаилә елы” кысаларында оештырыла.

Төркмәнстан Президенты Корбангули Бирдемөхәммәдовның 2012 елны "Бәхет чоры" дип игълан ителүе турындагы карары нигезендә бу атна ил буйлап "Сәламәтлек һәм бәхет" атнасы үткәрелә. Балалар һәм олылар өчен "Сәламәт гаилә" исемле спорт ярышлары оештырыла. Кибетләрдә исерткеч эчемлекләр сату тыелган.
XS
SM
MD
LG