Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан шәһәр идарәсе метро тукталышлары исемнәренә бәйге игълан итте


Казан шәһәр идарәсенең интернеттагы сәхифәсендә “Метроның яңа тукталышларына исем бирик” дип исемләнгән бәйге игълан ителде. Казан халкы шәһәрдә төзелгән яңа тукталышларга үз исемнәрен 15 апрельгә кадәр тәкъдим итә ала. Алар арасыннан иң яхшылары сәхифәгә керүчеләрнең тавыш бирүе ярдәмендә 16 майга кадәр сайлап алыначак һәм тукталышларга исем биргәндә исәпкә алыначак.

Бүгенге көндә Татарстан башкаласында яңа өч тукталыш төзелә. Аларны ачу 2013 елның язына көтелә.
XS
SM
MD
LG