Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау китапханәсендә милли бизәкләр күргәзмәсе ачылды


Нурсинә Минәҗева үзенең кул эшләрен күрсәтә
Нурсинә Минәҗева үзенең кул эшләрен күрсәтә

Ижау шәһәре китапханәсендә Нурсинә Минәҗева милли бизәкләр белән чигелгән әйберләр күргәзмәсен ачты.

Ижау шәһәренең Муса Җәлил китапханәсендә милли мирасыбыз белән таныштыру төрле юллар белән алып барыла. Өлкән яшьтәге милләттәшләребез татар халкының борынгы тарихы турында мәгълумат тупласа, кечкенәләр шулай ук татар халкына хас булган бизәкләр, элек әби-балаларыбыз үз өйләрен бизәү өчен кулланган әйберләр белән танышты.

Милли бизәкләр белән чигелгән әйберләрне Нурсинә Минәҗева алып килгән. Биредә мендәр тышлары, ашъяулыклар, сөлгеләр, өйне бизәү өчен башка өйберләр урын алган. Аларны Нурсинә апа әле кыз вакытында ук чигә башлаган. Өлкән буыннан калган әйберләр дә гаиләдә кадерләп саклана.

Күргәзмәдәге әйберләрнең күбесен Нурсинә Харис кызы әле кыз вакытында ук чиккән. Бу шөгылен остаз әле бүген дә дәвам итә. Күргәзмздәге иң зур ашъяулыкны Нурсинә апа Минәҗева күптән түгел чигеп бетергән. “Үткән елның декаберендә башлаган идем, быелның февраленә тәмамладым. Күршедә генә яшәүче әбиләр кереп күргәч, миллион сум бирсәләр дә без моны башкарып чыга алмыйбыз, дип әйттеләр, дип горурланып сөйләде Нурсинә Минәҗева.

Күргәзмәдәге әйберләр белән китапханәгә килгән нәниләр дә кызыксынды. Нурсинә апа балаларга аларның ничек, кайчан кулланылганын да аңлатты. Нурсинә апа Минәҗева шушы чигелгән әйберләр белән кунаклар килгәндә өен бизәп куя икән. Күргәзмәдәге кечкенә мендәр тышлары, башка әйберләр белән оныклары уйный да икән.

Дөрестән дә, шушы матур әйберләр яшьлек еллары хәтирәсе генә булып тормый, алар белән оныклары хәзер дә файдала.

Шушында ук Нурсинә апаның өлкән буыннан калган тагын бер җайланмасы – каба да тора. Ул балаларга кабада йон өрләп тә күрсәтте.

116нчы балалар бакчасыннан Артем китапханәгә буш кул белән килмәгән. Аның кулында истәлекле тастымал. Сабый тастымалның ничек эшләнгәнен дә аңлата алды. Шул ук вакытта ул шушы тастымалларны милли бәйрәмебез Сабан туенда батырларга бирелү тарихын да белә икән.

Димәк, бакчада да, гаиләдә дә кечкенәдән балаларны борынгы әйберләребез белән таныштырып, аларны кадерләп сакларга да өйрәтәләр. Шулай итеп, балалар китапханәдә язма чыганаклар белән генә түгел, татар халкына хас булган бизәкләр, әйберләр белән дә танышты.
XS
SM
MD
LG