Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:46

Актаныш районы Кыркаентүбә авылыннан чыккан Мифтах Солтанов 1930 елларда Совет берлеге сәнагатен ныгытуда зур өлеш кертә. Ул чордагы хезмәте өчен Ленин орденына да лаек була. Шушы көннәрдә Солтановның туган авылы мәктәбе диварына истәлек тактасы куелды.


Гариф Ахуновның “Ардуан батыр” дигән әсәре үз чорында танылу алды. Әлеге әсәр Актаныш районының Иске Кормаш авылында туган, 1930 елларда Уралдагы Березники шәһәрендәге химия комбинаты төзелешендә зур күрсәткечләргә ирешеп Ленин орденына лаек булган Мирсәет Ардуанов хакында. Ардуан батыр истәлеге китапларда, һәйкәлләрдә чагылыш тапты. Аны зурладылар.

Ә менә шушы ук районның Кыркаентүбә авылы кешесе Мифтах Солтанов та 30нчы елларда Березникида шул ук химия ширкәте төзелешендә эшли. Ул да Советлар берлегенең иң зур бүләген – Ленин орденын ала. Аның бригадасы Ардуанов егетләре белән ярышып эшли. Ләкин Ардуанов үзе исән вакытта ук кадер-хөрмәт күрә, вафатыннан соң да исеме һәйкәлләрдә, истәлек язмаларында урын ала. Шундый ук уңышларга ирешкән Солтанов нигәдер онытыла. Бу күренешкә борчылучылар да була. Шуларның берсе – “Мәйдан” журналының баш мөхәррире урынбасары Фидаил Мәҗитов. Ул Мифтах Солтанов шәҗәрәсен өйрәнеп, аның белән туганлык җепләрен дә тапкан. Мәҗитов 2008 елның октябрендә журналда Ардуанов һәм Солтанов хакында язмалар бастыра.

Мифтах Солтанов җитәкләгән татар эшчеләре бригадасы, 1935 ел

Мифтах Солтанов җитәкләгән татар эшчеләре бригадасы, 1935 ел



​“Ардуановның якын дусты, Ленин ордены иясе Солтановны Гариф Ахунов үз әсәрендә искә алмый. Туган авылында да күренекле якташыбызны хәзерге буын юньләп белми. Шуңа күрә Мифтах Солтановның тормыш юлын ныклап өйрәнү, Кыркаентүбә авылында аның хөрмәтенә истәлек тактасы урнаштыру – безнең алда торган изге бурыч”, дип яза ул.

Шушы язмадан соң Фидаил әфәнде эзләнүләргә керешә, Солтанов төзегән Березники химия комбинаты җитәкчеләре, җәмәгатьчелек белән элемтәгә керә. Нәтиҗәдә, быелның 30 мартында химия комбинаты ярдәме белән Кыркаентүбә авылы мәктәбе диварына Мифтах Солтанов истәлегенә язулы такта куела.

Фидаил Мәҗитов үзенең эзләнү нәтиҗәләре турында Азатлыкка боларны сөйләде:

“Иске Кормаш урта мәктәбендә укыганда ук мин Мифтах Солтанов язмышы белән кызыксына башладым. Соңгы елларда бу төбәктәге авыллар тарихын өйрәнә башладым һәм Мирсәет Ардуанов, Мифтах Солтанов кебек шәхесләр язмышына да тап булдым. Шунда Солтановның бөтенләй күләгәдә калуын күрдем.

Мифтах Солтанов, 1933 ел

Мифтах Солтанов, 1933 ел

​Солтанов 1903 елның 1 маенда Кыркаентүбәдә, башкорт чыгышлы татар гаиләсендә туа. Хәрби хезмәттә матрос була. Аннан кайткач авыл шурасы вәкиле, сәркатибе вазифаларын башкара. Сталинның ул чордагы сәясәте, ач тормыш нәтиҗәсендә авыллар булдыклы, зыялы кешеләрен югалта. Актаныш, Арча, Әтнә, Кукмара якларыннан Ардуанов, Солтанов кебек меңләгән кеше гаиләләрен ачлыктан саклап калу, тормышларын рәтләү максаты белән Урал якларына да чыгып китәргә мәҗбүр була. Березники каласында гына да андыйларның саны 5 мең кешедән артып китә.

Солтанов биредәге хезмәт юлын җир казучы буларак башлый. Аннан зур комбинат төзелешендә бетончы буларак катнаша. Авыр хезмәтне җиңеләйтү өчен бик күп яңалыклар кертә, хезмәт җитештерүчәнлеген камилләштерә. Ардуановны 1931 елда, Солтановны 1933 елда Ленин ордены белән бүләклиләр. Бу ул чорның иң зур дәүләт бүләге санала. Якташлар дусларча ярышып эшли. Алар булган гыйлемнәре белән үз баракларында бик күп татар һәм башкортларны гарәп имласыннан урыс хәрефләре белән язарга, укырга өйрәтәләр. Шуның белән Мифтах Солтанов мәгърифәтче дә.

Ардуанов 1959 елның апрелендә, Солтанов аннан 20 ел алда, 1939 елда Мәскәүдәге Тимерязев клиникасында вафат була.

Шушы якташларның язмышын якыннанрак өйрәнү, Солтанов истәлегенә туган авылында истәлек тактасы куйдыру максатыннан Березники каласына да хат яздым. Андагы химия комбинаты быел 80 еллыгын билгеләп уза. Форсаттан файдаланып, алар матди ярдәм күрсәтте, якташыбыз хөрмәтенә авылда истәлек тактасы куелды. Бу тантанада Березникидан килгән вәкилләр белән район җитәкчеләре дә, авыл халкы да катнашты. Тактадагы язулар ике телдә. Аларда
Солтановның Березники каласын төзүче батыр, мәгърифәтче һәм уйлап табучы булуы, туган һәм үлгән еллары күрсәтелгән. Шулай ук такта куюда Березники каласы ярдәме барлыгы күрсәтелә.

Кыркаентүбә авылында бүген 40лап хуҗалыкта 100гә якын кеше яши. Мәктәпкә, балалар саны аз булу сәбәпле ябылу куркынычы яный. Күршедәге тарихи Иске Кормаш авылы урта мәктәбе дә дә тугызеллыкка калды. 10-11 сыйныф укучылары хәзер Актанышка йөреп укый. Шулай да авылдашлар мәктәп ябылуга юл куймаслар, балалар санын арттыру юнәлешендә эшләрләр”, дигән ышанычта тора Фидаил Мәҗитов.

Пермь краеннан килгән кунаклар Актаныш якларының кунакчыллыгына, авылларның чисталыгына соклану белдергәннәр, зур рәхмәтләрен әйткәннәр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG